Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләүче эшче төркем утырышында катнашты

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе, 12:10

Бүген Мәскәүдә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләүче эшче төркемнең чираттагы утырышы булды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ул әлеге эшче төркемгә РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә кертелде, бу чарада берничә тәкъдим белән чыгыш ясады. 

Эшче төркем эшчәнлегенең якынча нәтиҗәләре буенча РФ Конституциясенә берничә төзәтмә әзерләнгән һәм тәфсилле эшләү таләп итүче сораулар да билгеләнгән. Аерым алганда, Фәрит Мөхәммәтшин эшче төркем әгъзалары игътибарын РФ субъектлары Конституция һәм Устав судларының ролен арттыру кирәклегенә һәм хакимиятнең муниципаль органнарының финанс мөмкинлекләрен арттыру зарурлыгына юнәлтте.

"Җирле органнар аерым мандатларга ия, әмма аларны тормышка ашыру өчен финанс мөмкинлекләре юк. Хакимиятнең муниципаль органнарында үз җирлекләрендә туган сорауларны нәтиҗәле хәл итүдә кызыксыну булдыру өчен, аларның салым базаларын арттыру кирәк", – дип басым ясады ул.

Россия Федерациясе Дәүләт Советының дәүләтнең сәяси функциясен башкарачагын истә тотып, Татарстан парламенты башлыгы "Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма дәүләт органнарының гомум принциплары турында" Федераль законның 4 маддәсенең 2 өлеше нигезендә РФ субъектларының закон чыгару (вәкиллекле) органнары аталышында дәүләт хакимиятенең федераль органары аталышы нигезен тәшкил итүче сүзтезмә кулланыла алмавы хакында әйтте. Бу нисбәттән Фәрит Мөхәммәтшин илнең алты субъектында закон чыгару органнары "Дәүләт Советы" дип аталуын искәртте һәм бу мәсьәләне карау зарурлыгын искәртте.

Эшче төркемнең киләсе утырышы 23 гыйнварда була.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International