Дәүләт Думасы депутатлары Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары вазыйфасына кандидатларны раслады

2024 елның 13 мае, дүшәмбе, 15:57

Дәүләт Думасы депутатлары бүген пленар утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин тарафыннан РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары һәм урынбасарлары вазыйфасына кертелгән кандидатураларны  расладылар. Утырышта видеоэлемтә режимында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Депутатлар РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары вазыйфасына Денис Мантуровны, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары вазыйфасына Татьяна Голикованы, Дмитрий Григоренконы, Александр Новакны, Алексей Оверчукны, Дмитрий Патрушевны, Виталий Савельевны, Юрий Трутневны, Марат Хөснуллинны, Дмитрий Чернышенконы билгеләүне хупладылар.

Кичә аларның профильле комитет депутатлары белән очрашулары булды.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин фикер алышу барышында депутатларга тәкъдим ителгән барлык кандидатларның яхшы билгеле булуын ассызыклады. "Без алар белән ил алдында торган авыр чакырулар вакытын уздык", – диде ул.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазифасына Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан Марат Хөснуллин кандидатурасы каралды.

"Бүген төп бурыч – торакны кеше алырлык итү. Моны безнең сайлаучылар таләп итә", – дип басым ясады Вячеслав Володин. Аның әйтүенчә, әлеге мәсьәлә депутатларның даими контролендә. Әлегә төзелгән метрлар арта бара, әмма аларның бәясе арта, дип билгеләде Дәүләт Думасы Рәисе.

Төзелеш һәм ТКХ комитеты башлыгы Сергей Пахомов әйтүенчә, профильле комитет әгъзалары Марат Хөснуллин кандидатурасын хуплаган. Ул шулай ук парламентарийларның РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары белән даими элемтәдә булуын билгеләп үтте: соңгы елларда 110 закон һәм 520 төзәтмә кабул ителгән, алар тармак өчен әһәмиятле нәтиҗә биргән.

Марат Хөснуллин төбәкләрне үстерүне комплекслы бурыч дип билгеләде. "Киләсе елларда Хөкүмәтнең бурычы –  үсеш нокталарын билгеләү, – диде ул, – төп драйвер булып торак төзелеше кала».

РФ хөкүмәтенең кадрлар составы турында фикер алышу иртәгә дәвам итәчәк. РФ ФС Дәүләт Думасының пленар утырышында парламентарийлар Михаил Мишустин тәкъдим иткән министрлар кандидатураларын карарга ниятлиләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International