Фәрит Мөхәммәтшин: "Без дәүләтләребезнең чәчәк атуы өчен Татарстан белән Беларусь төбәкләре арасында хезмәттәшлекне алга таба да үстерәчәкбез»

2024 елның 15 мае, чәршәмбе, 12:53

Бүген «Россия - Ислам дөньясы: Казанфорум-2024» ХV халыкара икътисадый форумы кырында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Минск өлкәсе депутатлар Советы рәисе Наталья Якубицкая белән очрашты. Яклар парламентара элемтәләрне алга таба үстерү һәм Россия-Беларусь берлеге хезмәттәшлеге кысаларында төбәкләр арасында эшчәнлекне киңәйтү мәсьәләләрен тикшерде.

Ун ел дәвамында Беларусь Республикасы Татарстанның иң мөһим тышкы сәүдә партнерлары санына керә. Белорусь белән Татарстанның хезмәттәшлеге буенча ике яклы эшче төркем төзелде, Казанда Белорусьның илчелеге бүлекчәсе эшли, 2004 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Беларусь Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Парламентара элемтәләр дә ныгый. Мәсәлән, 2022 елда Гродно шәһәрендә (Беларусь Республикасы) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Минск өлкәсе Депутатлар советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, ә узган ел Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы һәм Минск өлкәсенең Стародорожский районы арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешүгә кул куелды.

 "Имзаланган парламентара һәм районара килешүләр, яңа планнар безнең дәүләтләр регионнары арасында хезмәттәшлек кирәклеген раслый, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – бүген, суверен дәүләтләр буларак, Россия һәм Беларусь бергә калалар, безнең илләр президентлары бу авыр вакытта бик принципиаль һәм ышанычлы эшлиләр».

Бүген сәүдә-икътисадый элемтәләрне киңәйтү буенча эшне көчәйтергә кирәк, дип саный парламент башлыгы. Парламентара хезмәттәшлеккә килгәндә, монда төп бурыч, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, кешеләр белән эшләү. «Без алга таба да ике дәүләтнең чәчәк атуы хакына тыгыз хезмәттәшлек итәчәкбез», – дип нәтиҗә ясады Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.   

«Безне тыгыз сәүдә-икътисади элемтәләр генә түгел, ә ныклы дуслык традицияләре, гомуми тарих, кан туганлыгы җепләре дә бәйли, – дип билгеләп үтте Наталья Якубицкая, – без бер телдә сөйләшәбез. Бу бик кыйммәт тора. Әйе, бүген икътисадны үстерү, уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мөһим, әмма нәкъ менә дуслык нигезендә безнең мөнәсәбәтләр төзелә».

Наталья Якубицкая Казанда эш сәфәрендә,  ул «Россия - Ислам дөньясы: Казанфорум-2024» ХV халыкара икътисадый форумы эшендә катнаша. Аерым алганда, Минск өлкә Советы Рәисе хатын-кызлар трегының берничә мәйданчыгында спикер булып чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, «Россия – Ислам дөньясы» унбишенче Халыкара икътисади форумы икенче ел рәттән, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, федераль масштабта үткәрелә. Икенче ел аның мәйданчыкларында сиксәнләп дәүләтнең күренекле вәкилләре катнашында хатын-кызлар трегы чаралары уза. Фикер алышулар үзәгендә – традицион гаилә һәм әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм популярлаштыру, аналарны һәм балаларны яклау, хәйриячелекне үстерү һәм җәмгыятьтә яхшы мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре. Тректа катнашучылар шулай ук сәясәттә хатын-кызның үсә барган роле турында фикер алышачаклар, иң яхшы тәҗрибәләр һәм уңыш тарихлары белән уртаклашачаклар.

Ислам дөньясы вәкилләре мода өлкәсендә үзләренең эшләнмәләре турында сөйләячәкләр, мода коллекцияләрен күрсәтәчәкләр, әдәпле мода фестивале кысаларында тыйнаклык һәм хәзерге заманның яңа эстетикасын чагылдырачаклар.

Бүгенге очрашуда Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең Казандагы бүлекчәсе җитәкчесе Виктор Щетько, Татарстанның Беларусьтагы вәкиллеге җитәкчесе Илһам Кашапов, башка рәсми затлар катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International