KazanForum кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылды

2024 елның 15 мае, чәршәмбе, 13:21

Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылды. Трек кысаларында катнашучылар традицион гаилә һәм әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм популярлаштыру, аналарны һәм балаларны яклау, хатын-кызлар сәламәтлеге һәм туклануы, матурлык һәм мода мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Форум кысаларында инде икенче ел рәттән уза торган «Хатын-кыз карашы» трегын  Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары оештыра.

Сәламләү сессиясенең модераторы буларак Россия журналисты, Arabic  RT җитәкчесе, Россия RT телеканалының гарәп чыгарылышы җитәкчесе Майя Манна чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, узган елда хатын-кызлар трегы дөньяның 16 иленнән һәм Россия төбәкләреннән 50дән артык танылган спикерларын җыйган. 2 көн эчендә хатын-кызлар трегы мәйданчыгында 11 чара уздырылган, форумда катнашучылар арасында хезмәттәшлек турында 16 килешү имзаланган.

Быел исә 7 сессия уздыру планлаштырыла, анда дөньяның 17 иленнән (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Һиндстан, Мисыр, Камерун, Иран, Гыйрак, Әзербайҗан, Оман, Казахстан, Гана, Бразилия, Кыргызстан) һәм Россиянең күп кенә төбәкләреннән 40ка якын спикер катнашачак. Катнашучылар хатын-кызның сәясәттәге роле турында сөйләячәкләр, хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерүнең уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар, традицион гаилә кыйммәтләре һәм әдәпле мода турында сөйләячәкләр.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие»  хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева мөрәҗәгать итте. Ул форумны оештыручыларга, шулай ук «Хатын-кыз карашы» трегында катнашучыларга рәхмәт белдерде. «Хатын-кызлар көн тәртибе елдан-ел җәмгыять тарафыннан актуальлек һәм игътибар ала. Бүген без бергә, мондый хезмәттәшлек ярдәмендә катлаулы социаль көн тәртибе мәсьәләләрен уңышлы хәл итүебез өчен барысына да зур рәхмәт, – диде Алсу Нәбиева. – Без форум кысаларында һәркемнең уңай тәҗрибәләре белән уртаклашу мөмкинлеге булуын телибез".

Катнашучыларны видео аша РФ Тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм матбугат департаменты директоры Мария Захарова сәламләде. «Бу очрашу яңа мөмкинлекләр ачар, Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны алга таба ныгытуга, халыкара хезмәттәшлекне һәм үзара аңлашуны алга алып баруга ярдәм итәр дип ышанам», –  дип ассызыклады Мария Захарова.

Тректа катнашучыларны шулай ук РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова сәламләде. Ул кунакларны 15 майда дөньяның барлык илләрендә билгеләп үтелә торган Халыкара гаилә көне белән котлады. «Безнең мохиттә кешеләр бик күп, ләкин безнең һәрберебез өчен үзебезнең хатын-кыз, хатын, кыз һәм әни булуыбыз мөһим. Дөнья тиз үзгәрә, әмма нинди генә шартлар булмасын, без якыннарыбызны һәм бу җирдәге тынычлыкны сакларга тиешбез, – дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова, тректа катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.  - Халыкара форумга килгәндә, бу – яңа элемтәләр урнаштырыла торган һәм хезмәттәшлекнең яңа модельләре төзелә торган искиткеч мәйданчык».

Сессиядә шулай ук РФ ФС Федерация Советы каршындагы Евразия хатын-кызлар форумы советы рәисе Галина Карелова, халыкара БРИКС илләре форумы президенты Пурнима Ананд, Төркия Республикасының Гаилә эшләре һәм социаль хезмәтләр министры урынбасары Леман Йенигюн, Төркия, Мисыр, Һиндстан, Камерун вәкилләре чыгыш ясады.

Көннең икенче яртысында «Сәясәттә хатын-кыз роле» секциясе узачак.  Мәйданчыкта дәүләтнең сәяси тормышында кешелекнең гүзәл затларының роле һәм вәкиллеге мәсьәләләре каралачак.

«Хатын-кыз карашы» трегы кысаларында башка пленар сессияләр үткәрү планлаштырыла. Аерым алганда, «Уңыш тарихы: шәхси тәҗрибә» сессиясе кысаларында бизнес һәм тормыш дәресләре турында тарихлар белән уртаклашачаклар. Fashion-индустриядәге заманча тенденцияләр турында «Ислам модасы: милли мотивлар һәм аксессуарлар» сессиясендә Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы әдәпле мода дизайнерлары сөйләячәк. Дөрес туклану, физик һәм рухи сәламәтлекнең үзара бәйләнеше турында ачык лекция узачак. Моннан тыш, трек кысаларында ТР хатын-кызлар берлегенең төбәк бүлеге, шулай ук Евразия хатын-кызлар форумы сессияләре узачак.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International