Россия Президентының Федераль Собраниега Юлламасында яңгыраган социаль тәкъдимнәр барлык дәрәҗәдәге бюджетларга үзгәрешләр кертүне таләп итәчәк, дигән фикердә Леонид Якунин

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 11:14

"Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Собраниега Юлламасында яңгыраган социаль тәкъдимнәр барлык дәрәҗәдәге бюджетларга үзгәрешләр кертүне таләп итәчәк", – дип белдерде  бүген Бюджет, салымнар һәм  финанслар комитеты рәисе  Леонид Якунин комитет каршындагы Экспертлар советы утырышында.

Профиль комитет башлыгы  киләсе парламент утырышында 2020 ел  бюджетына үзгәрешләр кертергә туры килергә мөмкин дип уйлый.  Бу төзәтмәләр  узган  елда тотылмый калган акчаларны бүлүгә  һәм Президент тарафыннан куелган йөкләмәләрне үтәүгә бәйле рәвештә кертелергә мөмкин.   

Бүген исә Экспертлар советы әгъзалары 2020 елга эш планын тикшерделәр.   «Быелгы ел  – юбилейлар елы –  ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең  75 еллыгы, илкүләм проектларны тормышка ашыруда максатчан эшләү елы»,  – дип басым ясады Леонид Якунин, экспертлар белән аралашканда.  Ул узган елда Татарстанның илкүләм проектларга бүленгән акчаларны тулаем үзләштерүче регионнарның берсе булуын әйте. Бу нисбәттән республикага 27,2 млрд. сум акча бирелгән булган.

Бу елда профиль комитет, экспертлар белән бергәләп,  регион салым ташламалары бирүнең нәтиҗәлелеген тикшерергә ниятли. "Финанс өлкәсенә кагылышлы законнарда үзгәрешләр еш булып тора һәм алар күпчелек гражданнарга кагыла.  Шуңа күрә безгә  Экспертлар советының фикере бик тә мөһим", – диде комитет рәисе.

Бюджет, салымнар һәм  финанслар комитеты каршындагы Экспертлар советын  КФУның Идарә  һәм территорияләр үсеше институты директоры Наил Гомәрев җитәкли, аның составына галимнәр,  республиканың  танылган предприятияләре һәм оешмалары җитәкчеләре керә.

Закон чыгару эшенә экспертларны җәлеп итү мөһимлеге турында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да еш әйтеп килә.  Комитетлар каршында оештырылган    Экспертлар советлары, парламент башлыгы фикеренчә, тәкъдим ителгән закон  проектларын тикшерү өчен кулай мәйданчык булып тора.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International