Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия"нең электрон алдан тавыш бирүендә катнашты

2024 елның 20 мае, дүшәмбе, 18:39

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлыгына «Бердәм Россия» партиясеннән тәкъдим ителәчәк кандидатлар буенча электрон алдан тавыш бирү башланды. Бүген, алдан тавыш бирүнең беренче көнендә, кандидатлар өчен үз тавышын Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бирде.

Алдан тавыш бирү процедурасы «Бердәм Россия»партиясеннән республика парламентына сайлауларга барырга җыенган һәркем өчен мәҗбүри. Кандидатларны сайлау 20-26 майда рейтинглы электрон тавыш бирү юлы белән уза. Исегезгә төшерәбез, җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау быел сентябрьдә узачак. 

Элегрәк Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» илдә барлык дәрәҗәдәге депутатлыкка кандидатларны ачык бөтенхалык алдан тавыш бирү юлы белән сайлап алучы һәм сайлаучыларның үзләренә кандидатлар исемлеген формалаштыру хокукы бирүче бердәнбер сәяси партия дип белдергән иде. Моннан тыш, алдан тавыш бирү, парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, сайлаучылар белән элемтәне ныгыту, булган актуаль проблемаларны тагын бер тапкыр тикшерү, ә партиядән кандидатларны сайлаганда, аларга үз тавышларын бирәчәк республика халкының фикеренә таяну өчен үткәрелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International