Дәүләт Советында «Татарстан Республикасы парламент дебатлары – 2024» конкурсына йомгак ясалды

2024 елның 25 мае, шимбә, 12:02

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан Республикасы парламент дебатлары – 2024» конкурсының финалы уза. Яшь парламентарийларның традицион еллык конкурсын үткәрү инициативасы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты чыккан иде. Проектта катнашучыларны Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Дәүләт Советы депутаты, парламент каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина сәламләде.   

"Парламент дебатларында катнашучылар саны елдан-ел арта бара, – дип басым ясалы Светлана Захарова, – бу сезнең Татарстан һәм Россия язмышына битараф булмавыгызны күрсәтә. Сез республикабыз һәм илебезнең ничек үсүен күрәсез, бәхәсләрдә яңа идеяләр тәкъдим итәсез. Мондый конкурсларда яшьләр лидерлары, илебезне тагын да яхшырак итә алачак шәхесләр ачыклана. Ә Дәүләт Советы депутатлары һәрвакыт диалог өчен ачык". 

Республиканың яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, югары уку йортлары студентларыннан һәм укучылардан тыш, дебатларда республика районнары вәкилләре дә катнаша. "Бәхәсләшү беркайчан да җиңел түгел, «үзеңнең барлык интеллектуаль көчләреңне учларыңа җыярга» һәм бик тыныч кына чыгыш ясарга, оппонент сорауларына җавап бирергә кирәк. Сезнең белем, сәләтләр һәм активлык дәрәҗәсенә киләчәгегез бәйле», – диде министр.

Конкурсның сайлап алу этаплары быел май аенда республиканың 16 муниципалитетында узды, дебатларда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге меңгә якын яшь кеше катнашты – мәктәп укучылары, югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, яшьләр үзәкләре активистлары, мәдәният йортлары хезмәткәрләре, эшче яшьләр.

«Конкурс финалында Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Балтач һәм Чистай районнарыннан 48 команда очрашты, – диде Дәүләт Советы депутаты, парламент каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина, – катнашучылар уку йортларында заманча бәяләү системасы, социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту, бер тапкыр кулланыла торган пластик савытлар, Татарстанда яшьләр өчен социаль Лифтларның җитәрлек дәрәҗәдә эшләвен ачыкладылар».

Көн дәвамында республика парламентында сайлап алу турлары, дүрттән бер һәм ярымфинал ярышлары узачак. Конкурс финалында әлеге гда проекты җиңүчеләре игълан ителәчәк. Катнашучыларны Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары бәяләячәк.

Көннең икенче яртысында Дәүләт Советында проектның финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International