Икенче чакырылыш Яшьләр парламенты сентябрьдә сайланачак

2024 елның 28 мае, сишәмбе, 13:27

Икенче чакырылыш Яшьләр парламентының яңа составы агымдагы елның сентябрендә сайлана. Мондый карар бүген Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының унөченче утырышында кабул ителде. Утырыш эшендә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев катнашты.

Утырышны ачып, Яшьләр парламенты рәисе, Дәүләт Советы депутаты Нина Шимина республиканың иҗтимагый тормышында яшь парламентарийларның активлыгын билгеләп үтте.

Республика яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков Яшьләр парламенты әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, Яшьләр парламенты яшь кешеләр өчен яхшы "тормыш мәктәбе" булып тора һәм хокукый грамоталылыкны һәм аларның актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә, дип басым ясады.  "Яшьләр сәясәте федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә күбрәк игътибар ала, шул рәвешле яшьләр физик яктан гына түгел, ә әхлакый яктан да, идеологик яктан да ныгый бара",  – диде ул.

Министр утырышта катнашучыларның игътибарын яшьләр һәм студентлар арасында сайлаучы культурасын күтәрү мәсьәләләренә юнәлтте. Аның фикеренчә, аңлату эшен активлаштырырга, яшьләргә җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын һәм Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзаларын сайлауларның әһәмияте һәм җаваплылыгы турында сөйләргә кирәк.

II чакырылыш Яшьләр парламенты әгъзаларын сайлауны оештыру һәм үткәрү турында мәгълүматны Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина тәкъдим итте, ул сентябрьдә Яшьләр парламентының 100 әгъзасын сайларга кирәклеген искәртте, шулардан  45 кеше – муниципалитет вәкилләре, 35 кеше – иҗтимагый оешма вәкилләре һәм 20 кеше – «үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр». Гаризалар бирү процедурасы 15 июльдә башлана, ул 11 августка кадәр дәвам итәчәк, 12-29 августта дебатлар узачак, ә 2-8 сентябрьдә Дәүләт хезмәтләре порталында кандидатлар өчен онлайн тавыш бирү узачак, аның нәтиҗәләре 11 сентябрьдә басылып чыгачак.

Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Яшьләр парламенты әгъзаларына яшьләр сәясәте өлкәсендә законнарны камилләштерүгә юнәлдерелгән инициативалар һәм тәкъдимнәр өчен рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә Яшьләр парламентының Дәүләт Советының барлык комитетлары белән үзара хезмәттәшлеген дәвам итүенә өмет белдерде.

Утырышта Яшьләр парламенты әгъзалары «Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте турында» Татарстан Республикасы Законына, Россия Федерациясе Хезмәт кодексына, «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты турында» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарына үзгәрешләр кертү буенча берничә тәкъдимне карадылар, шулай ук «Яшь закон чыгаручы – 2024» һәм «Татарстан Республикасы парламент дебатлары» конкурсларына йомгак ясадылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International