Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау парламентның киләсе утырышында билгеләнәчәк

2024 елның 28 мае, сишәмбе, 13:42

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды. Депутатлар Президиумга парламент утырышының булачак көн тәртибенә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауны билгеләү мәсьәләсен кертергә тәкъдим итте. Моннан тыш, утырышта аерым муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү мәсьәләләре дә каралды.

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар турында мәгълүматны Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин тәкъдим итте. Ул быел сентябрьдә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының вәкаләтләре срогы тәмамлануын искәртте.

Федераль законнар һәм республика Сайлау кодексы нигезендә, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда тавыш бирү көне булып сентябрьнең икенче якшәмбесе тора, анда әлеге органнарның вәкаләтләре сроклары тәмамлана.

Шулай ук Татарстан Республикасы Конституциясенең 75 статьясындагы 15 пункты, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 87 статьясындагы 1 өлеше нигезендә Дәүләт Советы депутатларын сайлау республика парламенты тарафыннан билгеләнә. "Сайлау законнары таләпләре буенча, сайлауларны билгеләү турында карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш, – дип белдерде Альберт Хәбибуллин. – Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, парламент каравына Дәүләт Советы депутатларын сайлауны 2024 елның 8 сентябренә билгеләү турында карар проекты чыгарыла».

Комитет ТР Дәүләт Советы Президиумына «Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауны билгеләү турындагы» мәсьәләне парламентның чираттагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим итү турында Карар кабул итте.

Бүген комитет әгъзалары аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Менделеевск муниципаль районы «муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында мәсьәләне карады. Сүз Менделеевск муниципаль районы составына керүче «Менделеевск шәһәре», «Монашево авыл җирлеге» һәм «Татар Чаллысы авыл җирлеге» муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләрен үзгәртү турында бара. Чикләрне үзгәртү кирәклеге Татар Чаллысы авыл җирлеге чикләрендә махсус икътисадый зона булдыруны планлаштырылу белән бәйле.

Түбән Кама муниципаль районында да территорияләр чикләрен билгеләү турында үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Закон проекты төбәк әһәмиятендәге «Этилен 600» Индустриаль парк объектын урнаштыру һәм Түбән Кама муниципаль берәмлеге чикләрендә, шул исәптән Түбән Кама шәһәре территориясендә махсус икътисади зона булдыру максатларында әзерләнгән.

Федераль законнарга ярашлы рәвештә, алдан баручы үсеш территориясе составына махсус икътисадый зона керә алмаганга күрә, «Түбән Кама шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясендә «Түбән Кама» социаль-икътисадый үсеш территориясен төзү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017елның 22 декабрендәге 1609 номерлы карары нигезендә төзелгән «Түбән Кама» алдан баручы үсеш территориясен үзгәртү кирәк.

Әлеге муниципаль берәмлекләрнең чиктәш чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча халык алдында тыңлаулар үткәрелгән. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр чикләрне үзгәртү турындагы инициативаны хуплаган.

Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртүдән тыш, профильле комитет әгъзалары депутат статусы турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын да карадылар. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, депутатның чит ил агенты статусын алуы аның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен нигез булып тора. Закон проекты белән «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында» Татарстан Республикасы Законына корреспондент үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.

Чит ил агенты статусы шулай ук республиканың дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына сайлаулар үткәргәндә кандидатны теркәүдән баш тарту өчен нигез булачак. Кандидатлар теркәлү өчен кирәкле документларны тәкъдим иткән вакытка чит ил агенты статусын туктатырга тиеш булачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International