Лилия Маврина Магадан өлкә Думасы Аппараты җитәкчесе белән очрашты

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе, 15:35

Бүген ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Магадан өлкә Думасы Аппараты җитәкчесе Руслан Кастоев белән очрашты. Руслан Кастоев  Казанга эш сәфәре белән килгән.

Очрашу кысаларында Лилия Маврина кунакка Татарстан парламентының составы һәм структурасы, закон чыгару эшчәнлеге һәм профильле комитетлар, фракцияләр һәм депутат төркемнәре, аппарат эше турында сөйләде Төбәк парламентларының һәм аларның эшче органнарының закон чыгару хезмәттәшлегенең әһәмиятен ассызыклап, ул Казан белән Магадан арасындагы элемтәләрне алга таба ныгытуга өмет белдерде.

Магадан өлкәсе Думасы Аппараты җитәкчесе Руслан Кастоев Татарстан Дәүләт Советы җитәкчелегенә җылы кабул итүләре һәм республиканың социаль-икътисадый, спорт, мәдәни һәм фәнни үсеш тәҗрибәсе белән танышу мөмкинлеге биргәннәре  өчен рәхмәт белдерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International