Дәүләт Советында "Мәктәп укучылары өчен мәдәният" республика проекты җиңүчеләрен бүләкләделәр

2024 елның 1 июне, шимбә, 12:08

Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Дәүләт Советында «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» мәдәни-мәгариф проекты активистларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрнең дипломнарын мәктәп укучыларына Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова тапшырды.

Чараны ачып, Людмила Рыбакова кунакларны балаларны яклау көне белән котлады. «Бу дата безгә, өлкәннәргә, балаларга кагылышлы сорауларга бөтенләй башка яктан карарга, мәгариф системасының ничек эшләвенә, балаларның үз талантларын ничек үстерә алуына, балаларның барлык хокуклары якланганмы- юкмы икәнлегенә игътибар итәргә мөмкинлек бирә», – дип  басым ясады Людмила Рыбакова.

Профильле комитет рәисе урынбасары шулай ук бүләкләү тантанасының Дәүләт Советында очраклы гына узмавын билгеләп үтте. «Бүген сез  республика парламентында,  сезнең белән без яши торган законнарның кайда чыгарылуын карый аласыз», – диде Людмила Рыбакова. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан язылган һәм кабул ителгән иң төп законнар арасында ул гражданнарны патриотик тәрбияләү турында законны билгелщде. «Сез дә яшьтән үк патриотлар, чөнки сез, мәсәлән, «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында катнашасыз, аның кысаларында безнең мәдәни һәм мәгариф чараларына йөрисез», – дип ассызыклады депутат, укучыларга мөрәҗәгать итеп.

«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты башлангыч мәктәп укучылары өчен рус һәм татар телләрендә Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән тормышка ашырыла. 2019 елдан «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» федераль ведомствоара проекты составына кертелгән. Проектта ел саен 300 меңнән артык укучы катнаша.

ТР мәдәният министры урынбасары Юлия Адгамова Дәүләт Советына, республиканың Мәгариф министрлыгына, шулай ук ата-аналарга балаларны үстерү буенча уртак чара уздырганнары өчен рәхмәт белдерде. «Балаларыбызга һәртөрле башлангычларда ярдәм итүегез өчен, һәрвакыт янәшәдә булуыгыз өчен, аларга алга таба да үсәргә һәм мөмкинлек бирүегез өчен әти- әниләрегезгә рәхмәт», – дип билгеләп үтте ул.

Проект активистларын һәм катнашучыларны шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сәламләде. «Ун ел элек бу искиткеч проект безнең республикада эшли башлады, ә бүген ул киләчәктә дә яшәячәк дип ышаныч белән әйтергә була, чөнки сезнең кебек искиткеч балалар бар», – диде ул.

Бүген «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты дипломнары белән йөздән артык башлангыч сыйныф укучысы бүләкләнде. Проектның ата-аналар комитетының актив әгъзаларына республика мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәте белдерелде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International