Фәрит Мөхәммәтшин VIII Раштуа парламент очрашуларында катнаша

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе, 09:14

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  Мәскәүдә эш сәфәрендә. Бүген ул  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Бөек җиңү: мирас һәм варислар" дип аталган VIII Раштуа парламент очрашуларында катнаша. Чара РФ Федерация Советында уза.

Кичә Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләүче эшче төркемнең чираттагы утырышында катнашты.  Ул әлеге эшче төркемгә РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә кертелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International