Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр эшләре министрлыгын эш тизлеген киметмәскә чакырды

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе, 18:24

Бүген  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты.  

Республиканың  "иң яшь" министрлыгы эшчәнлегенә бәя биреп,  Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда яшьләр белән эшләүче мөстәкыйль ведомство булдыру үз-үзен аклады дип белдерде.   Ул Яшьләр эшләре министрлыгын эш тизлеген киметмәскә,  булган белән канәгатьләнеп туктап калмаска чакырды.

 «Без  эш оештыру белән канәгать,  яшьләрнең иҗтимагый оешмалары белән эшләү җайга салынган», –  дип басым ясады ул.  

Дәүләт Советы Рәисе яшьләргә һәртөрле ярдәм күрсәтү максатында бюджеттан шактый зур акчалар бүленүен әйтте. Шул ук вакытта яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары эшчәнлеген  оештырганда эчтәлекне баету кирәклеген әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин авыл яшьләре тормышына кагылышлы проектларны  тормышка ашыруга, ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә,  яшьләрне иҗтимагый тормышка җәлеп итүгә  игътибар арттыру кирәклеген искәртте.

Руспублика парламенты башлыгы  Татарстанда Россия Президентының  Федераль Собраниега Юлламасында яңгыраган тәкъдимнәр турында фикер алышулар башлануын әйтеп, яшьләрне дә бу эшкә кушылырга чакырды.  

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы үсмерләрдә интернет челтәрендә куркынычсызлыкны тәэмин итергә омтылган «Интернет-гигиена» проектын башлап җибәрә, дип белдерде  үз чыгышында министр Дамир Фәттахов.

«Яшь кеше күп вакытын интернетта уздыра. Ул аның аралашу һәм мәгълүмат алу урыны. Бу яшьләрдә үз кыйммәтләрен һәм дөньяга карашын формалаштыра. Тикшерүләр яшьләрнең рәсми мәгълүматтан бигрәк, популяр блогерларга һәм иҗтимагый фикергә ышануын күрсәтә», — диде министр.

«Яшьләр манипуляциягә бирешмәсен, алынган мәгълүматны анализлый алсын өчен без «Интернет-гигиена» мәгърифәти проектын башлыйбыз. Аның ярдәмендә интернет-иммунитет формалаштырырга уйлыйбыз», — диде Дамир Фәттахов.

Министрлык яңа проект кысаларында ата-аналар өчен онлайн-лекцияләр һәм мастер-класслар проекты башлый. «Бу очракта ата-ана зур роль уйный. Ләкин алар еш кына нишләргә кирәген үзләре дә белми», - ди министр.

Татарстанның һәр районында яңартылган Яшьләр үзәкләре барлыкка киләчәк. «Коллегиягә берничә көн кала Президент белән очрашуда Татарстанда Яшьләр үзәкләрен реновацияләү турында сүз булды. Моның өчен 2 млрд. сум акча биреләчәк», — диде Дамир Фәттахов.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International