КПРФ фракциясе депутатлары 2020 елга планнары турында сөйләделәр

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 12:44

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе үзенең 2020 елга эш планнарына багышланган матбугат конференциясе уздырды. Журналистлар белән Дәүләт Советы депутатлары Артем Прокофьев һәм Александр Комисаров очрашты.

КПРФ фракциясе җитәкчесе урынбасары Артем Прокофьев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, социаль закон проектлары эшләү, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгын уздыру һәм көзгә билгеләнгән сайлауларда катнашу быелгы эшчәнлекнең төп юнәлешләре булып калачак. "Сугыш чоры балалары" республика законы проекты эш планнарында мөһим урын алып тора. Шулай ук 2 февральдә Казанда РФ Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы, Чувашстан һәм Марий-Эл республикалары, Владимир, Саратов һәм Ульяновски өлкә парламентлары депутатлары катнашында "Лево руля" дигән форум уздыру каралган.

Дәүләт Советы депутаты Александр Комисаров планга кертелгән семинар-киңәшмәләр, конференцияләр, очрашулар һәм башка чаралар турында хәбәр итте.

Аннары КПРФ фракциясе әгъзалары журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International