Фәрит Мөхәммәтшин: «Әтнә районында татар халкының гореф-гадәтләре кадерләп саклана»

2024 елның 8 июне, шимбә, 14:45

Бүген Әтнә районында Сабан туе – халкыбызның язгы кыр эшләренең тәмамлануын белдергән милли бәйрәме узды. Республика җитәкчелеге исеменнән авыл халкын һәм майдан кунакларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Бу атнада Сабантуй Татарстанның барлык авыл һәм район үзәкләрендә уза.

Сабантуй уздырыла торган урынга килеп җиткәч, Фәрит Мөхәммәтшин Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов озатуында милли ишегалларын, җирле үзешчән коллективларның концерт мәйданчыкларын карады.

Бәйрәм зур театральләштерелгән тамаша белән ачылды. Майданда авыл хуҗалыгының мактаулы хезмәтчәннәрен, шулай ук күп балалы гаиләләрне хөрмәтләделәр. "Сабантуй – ел саен бөтен республика буенча, Россия Федерациясе субъектларында, шулай ук чит илләрдә татарлар тупланып яшәгән урыннарында үткәрелә торган милли бәйрәмебез, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин кунакларны сәламләп. – Бу көтеп алынган бәйрәм якыннарны, туганнарны һәм дусларны җыя. Быел Россиянең 62 төбәгендә һәм дөньяның 39 илендә дүрт йөзгә якын Сабантуй уздыру планлаштырыла. Бу бәйрәм безнең өчен аеруча кадерле, шул рәвешле без халкыбызның борынгыдан килгән гадәт-йолаларын  саклыйбыз».

Фәрит Мөхәммәтшин Әтнә районы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Район 2023 елда агросәнәгать комплексы күрсәткечләре буенча авыл хуҗалыгы министрлыгы рейтингында 2 урында тора. Узган елда район буенча тулаем төбәк  продукты күләме 5,7 млрд. сум тәшкил иткән, аның авыл хуҗалыгы өлеше 85% тәшкил итә. "Мин әтнәлеләргә бердәм тырыш хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгы секторындагы уңышлары өчен рәхмәтлемен. Район төп күрсәткечләр буенча республикада икенче урында, ә терлекчелек продукциясе җитештерү буенча беренче урында тора. Бу районда бик тырыш халык яши", - дип басым ясады парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин Әтнә районында яшәүчеләрне һәм кунакларны язгы кыр эшләре тәмамлану белән котлап, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде. "Сабан туен уздыруның күпгасырлык традициясе татар халкының хезмәт сөючәнлеген, киң күңеллелеген, юмартлыгын һәм кунакчыллыгын күрсәтә. Әлеге бәйрәм – игенчеләребезгә, республикабызны азык-төлек белән тәэмин иткән хөрмәтле авыл хезмәтчәннәренә тирән ихтирам билгесе, – диелә котлауда. –  Быелгы бәйрәм барлык татарстанлыларның тормышында көтеп алынган матур вакыйгага әйләнер, һәркемгә туган мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбыз белән танышу мөмкинлеге, үзара аралашудан туган шатлык хисләре бүләк итәр".

Авылдашларын район башлыгы Габделәхәт Хәкимов сәламләде. "Район күп кенә дәүләт программаларын тормышка ашыруда катнаша, шуның ярдәмендә авыл халкының тормышы яхшыра. Игенчеләребез һәм фермерларыбызның казанышлары сөендерә. Район инде 20 елдан артык терлекчелек буенча лидер булып тора. Узган ел бер сыерга 11 мең 400 килограмм сөт савылган», – дип ассызыклады ул.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин һәм Габделәхәт Хәкимов авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларның алдынгыларына дәүләт бүләкләре, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең,  ТР Дәүләт Советы Рәисенең һәм Әтнә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Бәйрәм ат чабышлары һәм милли ярышлар белән дәвам итә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International