Фәрит Мөхәммәтшин «ПолитЗавод-2024» проектының финалына чыккан яшьләр белән очрашты

2024 елның 10 июне, дүшәмбе, 17:31

Казан Кремлендә «ПолитЗавод-2024» республика иҗтимагый-сәяси проекты башланды. Сайлау алу туры нәтиҗәләре буенча 75 кеше финалга чыкты. Алар Дәүләт Советы депуптатларын сайлау барышында ситуация үзәгендә эшләячәк, ә җиңүчеләр Дәүләт Думасында стажировка узачак. Проектта катнашучыларны депутатлар корпусы, республика бердәмроссиялеләре исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Быел 18нче мәртәбә оештырылган проектта катнашырга 350 кеше теләк белдергән. Экспертлар араларыннан 75ен сайлап алган. “Бу саннар яшьләр арасында иҗтимагый эшкә кызыксыну барлыгын раслый. Миңа калса, проект яшьләрне берләштерүне күздә тота. Әлбәттә, бүгенге очрашуны зур сәяси чарага багышлап уздырабыз. 8 сентябрдә җиденче чакрылыш Дәүләт Советы депутатлар сайлау уза”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләренә караганда, әлеге проект республиканың кадрлар резервын барлыкка китерүдә нәтиҗәле чарага әверелде. Анда катнашучылар төрле юнәлеш буенча белемен арттырачак, эчке һәм тышкы сәясәт, хәйриячелек, патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча фикер алышачак, җәмгыять һәм сәясәт эшлеклеләре, белгечләр, Дәүләт Советы һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашачак.

Татарстан парламенты башлыгы фикеренчә, «ПолитЗавод» талантлы яшьләне республика үсешенә җәлеп итәргә дә мөмкинлек бирә. «Татарстанда яшьләр үсеше өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Проектны тәмамлаучылар Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары, муниципалитет хезмәткәрләре, штаб әгъзаларының ярдәмчесе буларак сайлау кампанияләрендә катнашып, үз идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлегенә ия», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Проектта катнашучылар очрашуда Фәрит Мөхәммәтшинга үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирде. Алар берсе булачак яшь парламентарийның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген сорады. “Без кандидаитаның ничек укыганы, эшләгәне, ни белән шөгыльләнгәненә карыйбыз. Аның депутат булу теләге нәрсәгә нигезләнгәненә игътибар итәбез. Әлбәттә, күп нәрсә аның үзен ничек күрсәтә алуына да бәйле”, – диде Дәүләт Советы Рәисе. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International