Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Владимир Платонов белән очрашты

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 17:28

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Владимир Платонов белән очрашты. Ул Казанга Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы үсешенә багышланган стратегик сессиядә катнашу өчен килде.

Владимир латонов стратегик сессия вакытында Татарстан һәм Мәскәү Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында тәҗрибә уртаклашу булганын сөйләде. Моннан тыш, төбәк һәм федераль дәрәҗәдә бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы хакимият органнары һәм чит ил бизнес-структуралары белән актив хезмәттәшлек итә, дип белдерде.

Очрашу барышында киң катлау мәсьәләләр, шул исәптән үзмәшгульләр белән эшләү, авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм итү һәм башка темалар буенча фикер алыштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International