Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең Идел буе төбәкара координация советы утырышында катнашты

2020 елның 31 гыйнвары, җомга, 16:23

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгородта узган «Бердәм Россия» партиясенең Идел буе төбәкара координация советы утырышында катнашты. Чара  «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак рәислегендә узды.

Бердәмроссиялеләр партиянең алда торган сайлау кампанияләрендә катнашу стратегиясе турында фикер алышты.  Фәрит Мөхәммәтшин сентябрьдә Татарстанда республика Президентын һәм җирле үзидарәнең закон чыгару органнары депутатларын сайлаулар булачагын искәртте. Аерым алганда, 7 723 муниципаль депутат сайларга кирәк булачак.

Татарстан «бердәмроссиялеләре» муниципаль хакимиятнең вәкиллекле органнарында үз позицияләрен саклап калырга һәм ныгытырга уйлый, дип өстәде парламент җитәкчесе. «Моның өчен барлык нигезләр дә бар, чөнки партиянең Татарстан бүлеге илдә - иң зуры. Анда 128 меңнән артык кеше исәпләнә. Моннан тыш, соңгы елда тагын 900 кеше кабул ителде», — диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, партия позицияләрен ныгыту адымы производстволарда профсоюзлар белән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру булырга мөмкин. Мондый хезмәттәшлекне көчәйтү хезмәт коллективларының сорауларын оператив рәвештә мониторингларга һәм гражданнарның социаль иминлеге мәсьәләләрен бергәләп хәл итәргә ярдәм итәчәк, дип ышана ул. «Партиянең Татарстан бүлеге мондый хезмәттәшлеккә әзер», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Моннан тыш, аның фикеренчә, партиянең көндәлек эшчәнлегендә традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга басым ясарга кирәк. Мондый эшнең кирәклегенә Татарстанда парламент дәресе уздыруда катнашучы педагоглар игътибар итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International