Җәмәгать судьялары сайланды

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе, 10:51

Дәүләт Советының илле бишенче утырышында җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе каралды. Кандидатлар Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан хупланган.

Җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте.

Тәкъдим ителгән кандидатлар буенча профильле комитетның уңай карары белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин таныштырды.

Дәүләт Советына өч елга Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары итеп Альбина Ишкининаны (Казан шәһәренең Мәскәү районы буенча, 1 нче суд участогы), Юлия Әхмәтованы (Чаллы шәһәренең суд районы буенча, 4 нче суд участогы), Светлана Смирнованы (Нурлат районы буенча, 2 нче суд участогы), Румия Мөбәрәкҗанованы (Казан шәһәре суд районы, 5 нче суд участогы) сайлады.

Шулай ук вәкаләтләре срогы чикләнмичә ­ Ренат Гомәров (Казан шәһәренең Яңа Савин районы буенча, 1 нче суд участогы), Сабина Иксанова (Чаллы шәһәренең суд районы буенча, 1 нче суд участогы) һәм  Илнур Төхфәтуллин (Чистай суд районы буенча, 3 нче суд участогы) җәмәгать судьялары итеп сайландылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International