Кайгынамә

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе, 10:23

ТР Дәүләт Советы Президиумы алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы, «Сервис-Агро» директоры  Габделхәй Кәримовның вакытсыз вафат булуы уңаеннан мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.  

 «Энергиясе ташып торган, принципиаль җитәкче, республика агросәнәгать тармагы лидерларының берсе арабыздан китте. Үз эшенә бирелгәнлеге, һөнәри осталыгы, кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәте нәтиҗәсендә ул республикада зур абруй казанды. Габделхәй Йосыф улының якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланачак», - диелә кайгынамәдә

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International