Юрий Камалтынов Дәүләт Советындагы «Бердәм Россия» фракциясенең эш нәтиҗәләре турында сөйләде

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе, 16:34

Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов парламентның илле бишенче утырышы кысаларында депутатлар игътибарына 2019 елның сентябреннән 2024 елның июненә кадәрге чорда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде.

Ул искәрткәнчә, 2019 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе 72,4% тавыш җыйган.

«Бердәм Россия» фракциясе составына 82 депутат кергән: «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясеннән кандидатларның республика исемлеге составында сайланган 44 депутат һәм бер мандатлы сайлау округларында җиңү яулаган 38 депутат.

Хисап чорында фракциянең 44 утырышы һәм фракция Президиумының 41 утырышы үткәрелгән. Биш ел эчендә фракция утырышларында 125 мәсьәлә каралган. Гомуми җыелышларга кертелә торган төп темалар арасында – закон проектлары эшчәнлегенең торышы, сайлау округларында депутатларның эшен партия көн тәртибен исәпкә алып оештыру, «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасын, партия проектларын һәм башка күп кенә темаларны гамәлгә ашыру. 2019-2024 еллар хисап чорында кабул ителгән 556 законның 341е (61%) фракция әгъзалары тарафыннан кертелгән.

Татарстан Республикасы законнары проектлары өстендә эшләүдән тыш, фракция әгъзалары федераль законнарны үзгәртү өстендә эшләгәннәр. Мәсәлән, фракция әгъзалары тарафыннан 21 Закон чыгару инициативасы эшләнгән, алар Дәүләт Советы тарафыннан каралган һәм Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы тәртибендә кертелгән.

Юрий Камалтынов әйтүенчә, депутатлар шулай ук Дәүләт Советының Россия Федерациясе җитәкчелеге һәм Дәүләт Думасы адресына мөрәҗәгатьләре инициаторлары булып торалар. Мәсәлән, 2021 елның сентябрендә Дәүләт Советы Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга торак шартларын яхшыртуга ана (гаилә) капиталы акчаларын  юнәлтү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мөрәҗәгате федераль хөкүмәт тарафыннан хупланган. Әлеге үзгәрешләр 2022 елның 1 июленнән үз көченә кергән һәм 4 меңнән артык кешегә гаиләләргә ана (гаилә) капиталы акчаларын социаль ипотека программасы кысаларында торак сатып алу максатларына юнәлтергә мөмкинлек биргән.

Депутатлар эшчәнлегенең иң мөһим өлеше дип Юрий Камалтынов сайлаучылар белән эшләүне атады. Бердәм республика сайлау округы буенча сайланган барлык депутатлар да билгеле бер сайлау округларына беркетелгән. Беркетелгән округларда фракция депутатлары тарафыннан 19 меңнән артык граждан кабул ителгән, 40 меңгә якын мөрәҗәгать каралган. Республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә эшләүче җирле бүлекчәләрнең җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә хисап чорында 2896 кабул итү үткәрелгән һәм 8900 кеше кабул ителгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International