Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды

2020 елның 4 феврале, сишәмбе, 17:28

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә, Россия Иҗтимагый палатасында, ил Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эш төркеменең чираттагы утырышында катнашты.

Эш төркеме утырышында Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясендә ил субъектларының конституция һәм устав судларының дәүләт хакимияте гомуми системасында роле һәм урыны җитәрлек дәрәҗәдә чагылдырылмавын билгеләп үтте.

Гамәлдәге Конституциянең 71, 72, 73 маддәләрендә федераль үзәкнең, төбәкләрнең вәкаләтләре һәм уртак эш предметлары төгәл билгеләнгән. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, теләсә кайсы очракта региональ законнар чыгару бердәм хокукый системаның бер өлеше булып тора.

Фәрит Мөхәммәтшин  кайвакыт эш төркеменә Россия Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга юлламасындагы инициативаларга сыешмаган төзәтмәләр кергәнлеген дә  искәртте. 

– Безнең бурыч, су белән бергә баланы да түкмәс өчен, дәүләт башлыгы тәкъдимнәре кыслаларында төзәтмәләрне тәфсилләп эшләү. Үтә авыр 93 нче елларда кабул ителгән Россия Конституциясе күпмилләтле һәм күпконфессияле илебезне федератив дәүләткә берләштереп, аңа уңышлы төстә үсү мөмкинлеге бирде, диде Дәүләт Советы Рәисе.

Аның фикеренчә, җирле үзидарә мәсьәләләре буенча дискуссияләр конструктив төстә бара. “Аны үстерү өчен салым базасын киңәйтү нигезендә, җирле үзидарәне ныгыту тәкъдим ителә диде Татарстан парламенты башлыгы.

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, республикада Россия Президенты тәкъдимнәре буенча башланып киткән иҗтимагый фикер алышу Татарстан гражданнарының әлеге мөһим сәяси үзгәрешләр белән кызыксынуы турында сөйли.

Эш төркеменең киләсе утырышы 6 февральдә үткәреләчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International