Фәрит Мөхәммәтшин: "Бер генә ветеран да дәүләт һәм җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калырга тиеш түгел"

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе, 16:12

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда «Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый...» республика социаль-гуманитар проектын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасында катнашты.  Әлеге проект  «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан оештырылган.

Җиңүнең 75 еллыгы елында «Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый…» республика социаль-гуманитар проекты кысаларында хатын-кыз депутатлар Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең тормыш сыйфатын тикшерәчәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте.

Ул хәзерге вакытта Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән 458 хатын-кызның исән булуын искәртте. Җыелышта катнашучыларны язмышларына Бөек Ватан сугышы кагылып узган, инде өлкән яшьтәге кунаклар: камалыштагы  Ленинградта яшәгән Розалия Гуревич һәм Татьяна Бондаренко; концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыннары Зинаида Антошкина, Лариса Кулагина, Елена Преснякова, Зәйтүнә Хөсәенова белән таныштырды.

«Берничә ел элек Татарстанда сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре яши торган интернат-йортларда тиешле шартлар тудыру проекты гамәлгә ашырылды. Хәзер, әйдәгез, бу проектка әйләнеп кайтыйк һәм интернатта яшәүче хатын-кызлар — сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре ничек яшәвен карыйк. Кызганычка, бездә бүген Аксубай интернат-йортында биш, Алексеевскида өч, Баулыда биш, Буа районында сигез, Мамадыш районында өч, Минзәлә районында биш, Чаллыда бер, Саба районында өч тыл хезмәтчәне яши», — диде Татьяна Ларионова.

Чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул әлеге проектның республика җитәкчелеге тарафыннан хуплануын әйтте. "Совет кешеләренең сезнең буыны  фашизмны җиңүгә хәлиткеч өлеш кертте, – диде ул.  – Сугыштан соң илне, республиканы күтәрде.  Хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан кертелгән тәкъдим шунысы белән кыйммәтле – барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары  сугыш яисә тыл ветераннары булган хатын-кызларга игътибарны көчәйтергә тиеш була. Бу  социаль юнәлешкә дә карый, медицина ярдәме күрсәтүгә дә. Бу хөрмәтле затларга дәүләт тарафыннан кайгыртучан һәм кешелекле, җылы караш булырга тиеш.  Республиканың кайсы авылында яисә шәһәрендә яшәвенә карамастан, бер генә ветеран да дәүләт һәм җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калырга тиеш түгел. Бу – безнең изге бурыч".

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Россия Президентының РФ Федераль Собраниегә Юлламасында яңгыраган төп идеяләр хакында да әйтеп үтте. "Быел ил башлыгы күбрәк эчке мәсьәләләргә игътибар бирде, - диде парламент башлыгы. - Сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләү кертү мәктәпнең тәрбияви ролен көчәйтү максатыннан эшләнә. Сер түгел, мәгариф тармагы бу юнәлешкә игътибарын беркадәр киметте, аны көчәйтергә кирәк. Ветераннар белән очрашулар аша балаларда ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүгә йөз тотарга кирәк".

Үзенең РФ Конституциясенә  үзгәрешләр кертү буенча эшче төркем эшендә катнашуын искәртеп, Фәрит Мөхәммәтшин илнең Төп законының төп положенияләрен саклап калу зарурлыгын искәртте. Аның әйтүенчә, конституцион үзгәртеп кору мәсьәләсе җәмәгатьчелек белән белгечләрне һәм сәяси көчләрне җәлеп итеп карауны таләп итә.

Чыгышын тәмамлап Дәүләт Советы Рәисе  чарада катнашучы  ветераннарга Җиңүгә керткән өлешләре,  хезмәттәге казанышлары өчен тагын бер кат рәхмәт белдерде. "Сезнең буын безгә  республиканы киләчәктә тагын да ныграк үстерү өчен ныклы социаль-икътисади база калдырды , – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Татарстан барлык юнәлешләр буенча үсештә. Нефть табу, нефть эшкәртү, машина төзелеше,  авиатөзелеш, икътисади зоналар, индустриаль парклар һәм куәтле авыл-хуҗалыгы тармагы Татарстанның социаль-икътисади үсешенә ышанычлы база булып тора. Бу уңышларга барлык татарстанлыларның, һәм әлбәттә, сез – ветераннарның башкарган зур эшләренә нигезләп ирешелде".

«Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый…» республика социаль-гуманитар проектын тәкъдим итүдә  республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Дәүләт Советы  Секретаре Лилия Маврина, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретары урынбасары  Римма Ратникова, муниципаль   районнарның хатын-кыз депутатлар берләшмәләре әгъзалары, сугыш һәм тыл ветераннары катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International