«Бердәм Россия» селектор киңәшмәсендә мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 28 августы, чәршәмбе, 12:58

Бүген «Бердәм Россия» партиясе һәм РФ Мәгариф министрлыгының селектор киңәшмәсендә Россия төбәкләрендәге гомуми белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Партиянең Генсовет секретаре вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Владимир Якушев үткәргән киңәшмәдә видеоэлемтә режимында Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Киңәшмәне ачып, Владимир Якушев билгеләп үткәнчә, мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча уку елы башына бөтен ил буенча 406 мәктәп тапшырылачак, программаны гамәлгә ашыру чорында 4,5 меңгә якын уку йорты ремонтланган. Әлеге программаны гамәлгә ашыру буенча алдынгы төбәкләр арасында Владимир Якушев Татарстан Республикасын да атады. Ул республика җитәкчелегенә бу мәсьәләгә даими игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Генераль совет Секретаре вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шулай ук хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путинның 1300 яңа мәктәп төзү турындагы йөкләмәсе вакытыннан алда үтәләчәк. "1-2 сентябрьдә 132 яңа мәктәп сафка баса, - дип сөйләде Владимир Якушев. – Алар арасында «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 1300нче булган Волгоград мәктәбе дә бар. Шулай итеп, бу йөкләмә вакытыннан берничә айга иртәрәк үтәләчәк. Ел ахырына кадәр тагын 154 мәктәп тапшырылыр дип көтәбез". Татарстан шулай ук яңа төзелгән мәктәпләр саны буенча ил төбәкләре арасында лидерларның берсе булды. 

Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәдән соң профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципалитетлар һәм «Бердәм Россия» партиясе активының уртак эше нәтиҗәсендә планлаштырылган мәгариф объектларында эшләр вакытында һәм яхшы сыйфат белән тәмамлануын билгеләп үтте.

Парламент җитәкчесе шулай ук педагогик коллективларны кадрлар белән тәэмин итүдә булган проблемаларга аерым игътибар бирде. «Матди-техник база яңартыла, хәзер укытучыларыбызга ярдәм итәргә кирәк, шул исәптән финанс яктан да, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Мәктәпләрдә укытучылар җитешмәү мәсьәләсе Татарстанны гына түгел, илнең башка төбәкләрен дә борчый. Педагогның эше авыр, психологик киеренке. Шуңа күрә әзерлекле кадрларны мәктәпләргә эшкә җәлеп итү өчен өстәмә чаралар эзләргә, аларны кызыксындырырга кирәк. Безнең төп бурыч - балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартларны тудыру".

Селектор киңәшмәсендә РФ мәгариф министры Сергей Кравцов та катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International