Фәрит Мөхәммәтшин төбәкләр палатасын формалаштыруның гамәлдәге принципларын саклап калырга кирәк дип саный

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе, 14:54

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә булды, анда ул Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышында катнашты һәм берничә очрашу үткәрде.

Эшче төркем атнага ике  тапкыр җыела. Бу  төзәтмәләрнең шактый күп керүе һәм аларны җентекләп тикшерү зарурлыгы белән бәйле.

Эшче төркем рәистәше, Законнар чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева коллегаларының  нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте. Төп законга төзәтмәләрнең күпчелеге социаль блокка карый.  

Эшче төкем әгъзалары фикеренчә,  хәзерге Конституциядә  ил үсешендә фәннең  роле тиешенчә яктыртылмаган.  Моңа бәйле рәвештә Төп законга өстәмәләр  кертергә тәкъдим ителә.

Монннан тыш, эшче төркем тарафыннан  гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау, Россиянең милли мирасы статусын ныгыту өчен төзәтмәләр дә якланды.

Субъектлар составына кермәгән «федераль территорияләр» булдыру мөмкинлеге буенча да фикер алышу булды. Эшче төркем рәистәше Талия Хәбриева дискуссия дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте.

Утырышта Федерация Советын формалаштыру тәртибенә төзәтмәләр кертү буенча тәкъдим бәхәсләр уятты. Хәзерге вакытта югары палатаны формалаштыру принцибы территорияләрнең вәкиллеге белән бәйле. Гамәлдәге Конституциядә «Президент квотасы» каралган — сенаторларның гомуми саныннан 10 процент. Эшче төркемнең кайбер әгъзалары «федераль вәкиллекне» көчәйтү һәм Президент квотасын арттыру Россия парламентының югары палатасы статусын күтәрер иде, дип саный.

«Бу мәсьәлә буенча кабул ителәчәк карар төбәкләрнең позициясен исәпкә алырга һәм берләштерелгән булырга тиеш», — дип искәртте эшче төркем рәистәше Андрей Клишас.  

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советын Россия төбәкләре палатасы буларак формалаштыруның гамәлдәге принципларын саклап калырга кирәк дип саный.  «Формалаштыру тәртибе шактый демократик, һәр төбәктән республикалар, өлкәләр һәм крайларның күпмилләтле халкы фикерләрен җиткерүче закон чыгару һәм башкарма хакимияттән икешәр вәкил эшли, Федерация Советы — иң беренче чиратта, төбәкләр палатасы ул», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Сенаторлар сайлау системасы «уты» эченнән уза, - дип өстәде ул. - Федерация Советында закон чыгару хакимиятеннән төбәк вәкиле булганчы, сенатор парламент депутаты итеп сайланырга тиеш, ә аннары аңа гомумдәүләт һәм субъект бурычларын хәл итү өчен вәкаләтләр бирелә», — дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак белән дә  очрашты. Республика парламенты башлыгы «Илкүләм үсеш» беренче Бөтенроссия илкүләм проектлар форумын үткәрүгә башланган әзерлек турында сөйләде.  Алар Турчак белән чараның форматы, беренче Бөтенроссия илкүләм проектлар форумында катнашучылар составы һәм саны турында фикер алыштылар.

Форум Казанда 9-11 апрельдә узачак. Ул илкүләм проектларны тормышка ашыру максатларына ирешү буенча РФ Хөкүмәтенең һәм субъектларының бердәм алымнарын формалаштыруга юнәлдерелгән. Аның эшендә федераль һәм региональ хакимият органнары, илкүләм һәм федераль проектларны тормышка ашыруда катнашучы оешмалар, бизнес, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда иң яхшы тәҗрибәләр белән танышу, түгәрәк өстәлләр эшендә һәм дискуссияләрдә катнашу өчен партиянең Идел буе федераль округы төбәк бүлекчәләре секретарьларын форумга чакырырга тәкъдим итте. Тәкъдим хупланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International