Марат Әхмәтов: “Сарман – республикада көчле һәм тотрыклы районнарның берсе”

2020 елның 7 феврале, җомга, 12:58

6 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эшлекле сәфәр белән Сарман районында булды. . Ул капиталь төзекләндерү үткәрелгән Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә булды, шушы ук җирлектә Илдар Закировның крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты,  район үзәгендә социаль ипотека программасы буенча сафка бастырылган 18 фатирлы күп катлы йортны файдалануга тапшыру тантанасында катнашты,  РФ һәм ТР халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Илһам Шакиров һәм район үсеше өчен зур өлеш керткән Әнвәр Залаков истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салды, районда оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсен, күргәзмәләрне карады, район Советы утырышы эшендә катнашты.

Азалак мәктәбе 1973 елда ук салынган һәм ул моңа кадәр капиталь төзекләндерү программасына эләгә алмаган. Ә узган елның ахырында, 2020 елның башында Тимур Шәймиев җитәкчелегендәге “Татарстанның кече нефть компаниясе” җәмгыятенең хәйрия фонды ярдәме белән кыска гына вакыт  - өч ай ярым вакыт эчендә  мәктәп тулысынча яңартылып, ремонт эшләре төгәлләнгән, спорт инвентарьләре алынган, барлык җиһазлар алыштырылган. 2020 елның 13 январендә балалар инде өр-яңадан яңартылган мәктәптә укый башлаганнар. Марат Әхмәтов укучыларның саны, кайсы авыллардан килеп укулары хакында сорашты.  Ул сыйныф бүлмәләрен, эш кабинетларын, спорт залын карады. Шулай ук өр-яңадан җиһазландырылган остаханәдә булып,  укучыларның нинди һөнәрләргә өйрәтелүләре белән кызыксынды, ашханәдә булып, укучыларны тукландыру, итле,  сөтле ризыклар белән тәэмин ителеш турында сорашты. Мәктәп музеенда экспонатлар белән танышты, җирлектән Бөек Ватан сугышында күпме кеше катнашканлыгы, күпмесе сугыш кырларында ятып калган, күпмесе исән-имин әйләнеп кайтканлыгы, тыл һәм хезмәт ветераннары, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек мәсьәләләре турында белеште.

Азалак мәктәбенең тагын бер яңалыгы – 2020 елның 1 январеннән балалар бакчасы да мәктәп бинасы түбәсе астына күчерелгән. Бүгенге көндә бакчага 12 сабый йөри. Марат Әхмәтов бакчадагы эш, нәниләрне тәрбияләү шартлары белән танышты.

Икенче тукталыш Илдар Закировның крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Марат Әхмәтов терлекләрнең яңартылышы, сөтне тапшыру  бәяләре, проблемалары, киләчәккә планнары турында кызыксынды..

Республика кунагы райондагы сөенечле вакыйганың шаһиты да булды -  район үзәгендә социаль ипотека программасы буенча сафка бастырылган күпкатлы  йортны ачу тантанасында катнашты.

– Йортлы, фатирлы булу – гомер эченә бер генә тапкыр була торган күңелле вакыйга. Алган фатирларыгыз җылы булсын, аларда бәхетле, куанычлы гомер кичерегез, - диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов Сарман район Советының чираттагы утырышы эшендә катнашты.

– Сарман – республикада көчле һәм тотрыклы районнарның берсе. Узган ел республиканың 43 муниципаль берәмлеге арасында 13 нче урынны яулады. Авыл хуҗалыгы районнары арасында ул –икенче. Соңгы биш-алты елда биредә зур үзгәреш булды, Сарман игенчелек культурасы иң югары булган районнарның берсенә әверелде. Тагы да алга китәргә мөмкинлек бар, - диде ул. Марат Әхмәтов “Агрокөч” җәмгыятенең көчле инвестор икәнелген дә билгеләп үтте.

Марат Әхмәтов үз чыгышында кече эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләсенә аерым тукталды. “Республикада бу тармак  буенча өч дистәдән артык программа эшли. Авыл хуҗалыгында эшмәкәрлекне үстерү өчен генә дә ел саен 3 миллиард сум тирәсе акча бүленә. Шуңа күрә кече эшмәкәрлекне үстерү өчен барлык мөмкинлектән файдаланырга, эшкә ярарлык барлык кешене эшкә җәлеп итү ягын карарга кирәк”, - диде ул.

“Республикада ныклы икътисад булу дәүләт программаларын тагы да уңышлырак тормышка ашырырга мөмкинлек бирә”, - дип, ул республика казанышларында нефтьчеләрнең ярдәме зур булуын ассызыклады.

Районның сәламәтлек саклау тармагында алга киткәне күзәтелә, ә менә вафат булучыларның туучыларга карата күбрәк булуына Дәүләт Советы рәисе урынбасары борчылу белдерде.

Ул илкүләм проектлар турында сөйләп,  аларда актив катнашырга чакырды. "Республикада 50 гә якын социаль-инфраструктур проект эшли. Алга таба ил күләмендә бик күп проектлар гамәлгә куелачак. Бу юнәлешкә Россия  бюджеттан 8-9 триллион сум тирәсе акча карала. Бу киләсе 5-6 елда Россия халкының тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен бик нык күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Эшле һәм ашлы булыгыз! – диде ул сүзен йомгаклап.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International