Фәрит Мөхәммәтшин галимнәрне Конституциягә төзәтмәләр кертүдә катнашырга чакыра

2020 елның 7 феврале, җомга, 17:37

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика галимнәрен Россия Конституциясенә төзәтмәләр кетү тәкъдименә кагылышлы фикер алышуларда катнашырга чакырды. Бу хакта парламент башлыгы бүген ТР Фәннәр академиясендә Россия фәне көненә багышланган тантаналы җыелышта әйтте.

Дәүләт Советы Рәисе Мәскәүдә Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем утырышлары узуын искәртте. «Мин сезнең дә үз карашларыгызны җиткерүегезне телим. Татарстан Фәннәр академиясе дә үз фикерләрен белдерсен иде», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Россиянең Төп законына төзәтмәләр өстендә эш бик тиз уза.

«Алар 700дән артык, алар төрле — акыллы фикерләр дә, мөмкин булмаслыклары да бар. Без әлегә иҗтимагый оешмалар, депутатлар белән киңәшләшәбез. Авыр шартларда кабул ителгән Конституциянең нигезен саклап калу өчен үз позицияләребезне саклыйбыз», — диде ул.

«Мин, безнең халыкны берләштергән гамәлдәге Конституциядә булган кыйммәтле әйберләрне саклап калу яклы. Әйдәгез, бу әйберләр турында фикер алышыйк, эш төркеменә җиткерү өчен төрле мәйданчыкларда очрашыйк», — дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе Татарстан галимнәрен яшьләрне фәнни эшчәнлеккә җәлеп итәргә өндәде.

«Яшьләрне фәнгә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү бурычы тора, әмма шул ук вакытта ветераннар ролен дә киметмәскә кирәк. Фәнгә үз энтузиазмын, энергиясен, белемен бирергә әзер яшьләр кирәк», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

Аның фикеренчә, Татарстан хакимияте галимнәргә күбрәк йөкләмәләр бирергә, алга таба эш юнәлешләрен күрсәтергә, республиканың барлык халкы белән бергә хәл ителергә тиешле бурычлар куярга тиеш.

«Галимнәр заказ буенча гына эшләргә тиешме яки мөстәкыйль рәвештә юнәлешләрен билгеләргә һәм үзләренең фәнни ачышларын тормышка ашыру юлларын эзләргә мөмкинме? Тегесе дә, монысы да яхшы. Сезнең яктан инициатива хупланачак. Ләкин заказлар көтеп кенә торсак, соңга калырга мөмкин, ул чагында бездән башка гына яңалыкларны тормышка ашырырлар», — диде ул.

«Без тагын бер кат Фәннәр академиясенең профиль институтлары эшчәнлегенең юнәлешләрен, аларның эш белән тәэмин ителешен, инициативалылыгын өйрәнәчәкбез. Сезгә игътибарны тупларга кирәк булган махсус заказлар, тәкъдимнәр булыр дип уйлыйм. Эшсез калмассыз. Актив булсагыз — ихтыяҗ булачак», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы галимнәр үзләрен җәмгыятьтә активрак танытырга, законнарга төрле идеяләр һәм тәкъдимнәр кертергә тиеш, дип искәртә.

«Сездән үтә мөһим мәсьәләләрдә дөнья фәненнән артта калмас өчен, тагын да күбрәк фәнни эшләнмәләр, аларның гамәли кулланылышын һәм билгеләнешен көтәбез. Сез — безнең элита, традицияләрне саклаучылар, һәрберсе үз тармагында уңышларга ирешкән галимнәр», — дип ассызыклады ул.

Мөхәммәтшин шулай ук Татарстан галимнәренең республика икътисадына керткән өлешен билгеләп үтте. «Нефть чыгару, нефть һәм газ эшкәртү, яңа производстволарны камилләштерү буенча тәкъдимнәрегез уңышлы эшләп килә. Сезнең ярдәм белән республика үсешенең фәнни нигезе бар», — дип тәмамлады ул.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International