Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы Президиумы составына 13 депутат сайланды

2024 елның 20 сентябре, җомга, 12:57

Бүген Дәүләт Советы утырышында җиденче чакырылыш Дәүләт Советы Президиумы әгъзалары сайланды. Президиум составына 13 депутат керде.

Депутатлар вәкилләре киңәшмәсенең оештыру комитеты рәисе Алексей Созинов билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы Рәисе, Рәис урынбасарлары һәм Секретарь Президиумга вазыйфалары буенча керә. Калган 9 кандидатура парламент фракцияләре һәм җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсенең оештыру комитеты тарафыннан күрсәтелә һәм Дәүләт Советы депутатлары арасыннан ачык тавыш бирү юлы белән сайланырга тиеш.

Шулай итеп,  Дәүләт Советы Президиумы составына Фәрит Мөхәммәтшин, Марат Әхмәтов, Юрий Камалтынов, Лилия Маврина, Ркаил Зәйдуллин, Елена Кузьмичева, Александр Лившиц, Хафиз Миргалимов, Руслан Нигъмәтулин, Алексей Созинов, Ирек Ханипов, Эдуард Шәрәфиев һәм Леонид Якунин керде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International