Даими профессиональ нигездә эшләү өчен депутатлар сайланды

2024 елның 20 сентябре, җомга, 13:49

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентта даими профессиональ нигездә эшләү өчен депутатлар сайлау мәсьәләсе каралды. Сайлау өчен кандидатураларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, республика Дәүләт Советында йөз депутатның 23 е профессиональ даими нигездә эшли, калганнары депутат вәкаләтләрен төп эш белән бергә башкара. Даими профессиональ нигездә эшләү өчен депутатлар сайлауга килгәндә исә, алар арасына Дәүләт Советы Рәисе һәм аның урынбасарлары, Дәүләт Советы Секретаре, профильле комитетлар рәисләре керә. Калганнарның кандидатуралары депутатларның язма гаризалары нигезендә тикшерелә һәм сессиядә рейтинг тавыш бирү юлы белән сайлана.

Рейтинг буенча тавыш бирү нәтиҗәсендә Дәүләт Советы депутатлары составына профессиональ даими нигездә эшләү өчен Марат Галиев, Камил Нугаев, Рәсим Баксиков, Ольга Воронова, Ринат Гайзатуллин, Камил Гыйльманов, Мәгъсүм Сәлахов, Ирина Терентьева, Нәҗип Хаҗипов, Эдуард Шәрәфиев һәм Хафиз Миргалимов керде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International