Айрат Зарипов Телерадиотапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясендә Дәүләт Советы вәкиле итеп билгеләнде

2024 елның 20 сентябре, җомга, 14:16

Бүген Дәүләт Советы утырышында Телерадиотапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясендә Дәүләт Советы вәкилен билгеләү мәсьәләсе каралды. Кандидатураны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте.

Депутатлар Телерадиотапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясендә Дәүләт Советы вәкиле вазыйфасына Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зариповны билгеләү турында карарны бертавыштан кабул иттеләр.

Комиссиянең бурычларына илнең бердәм мәгълүмати киңлеген саклап калуны тәэмин итү һәм Россия Федерациясендә телерадиотапшыруларны үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга ярдәм итү керә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International