Татарстан Айрат Хәйруллинны соңгы юлга озатты

2020 елның 8 феврале, шимбә, 13:38

8 февральдә Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән хушлашу мәрасиме булды. Иң элек сүзне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алды. Мәрасимне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов алып барды.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның үлемен барлык республика өчен бик зур югалту дип атады. «Республикага көтелмәгән зур кайгы килде. Без бүген дустыбыз белән хушлашабыз», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин Айрат Хәйруллинның Татарстанда һәм Россиядә билгеле шәхес булуын әйтеп аның казанышларын искә төшерде. Айрат Хәйруллинның ватаныбызны яратуын, аграр өлкәдә зур белгеч булуын,  дүрт чакырылыш депутат буларак авыл хуҗалыгы өлкәсен яклавын, тормыш сыйфатын яхшырту өлкәсендә күп тырышлык куюын, хәйрияче буларак зур ярдәм күрсәтүен әйтте. Татарстан парламенты башлыгы республика җитәкчелеге, Дәүләт Советы депутатлары һәм Хөкүмәт әгъзалары исеменнән мәрхүмнең туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Кеше китте. Без аның истәлеге алдында башыбызны иябез. Ул бик энергияле, үзмаксат, позитив кеше иде. Дөрес карарлар кабул итте. Соңгы мизгелләренә кадәр компьютерда эшләгән һәм шул чагында гомере өзелгән», — диде ул.

Андый кешеләр белән  "чор китә"  диләр, диде Фәрит Мөхәммәтшин. «Айрат Нәҗип улы кыска, әмма якты гомер кичерде. Кешене аны искә алган чагында хәтерлиләр. Сезнең хакта хәтер мәңге сакланыр. Тыныч йоклагыз, Айрат Нәҗип улы. Урыныгыз оҗмахта булсын», — диде ул.

"Барыбыз өчен дә олы югалту. Арабыздан һәммәбезгә дә якын булган, үзенең күркәм гамәлләре белән зур хезмәт куйган Айрат Нәҗипович белән хушлашабыз. Ул авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәте белән олы дәрәҗәләргә ирешеп, Россия Федерациясең Дәүләт Думасы депутаты булып та зур хезмәт итте», - диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

«Ул Агросәнәгать өлкәсендә талантлы җитәкче, оста оештыручы, мәктәпләр, хастаханәләр һәм бик күп социаль объектлар төзеткән хәйрияче дә. Бик күп җитәкчеләрдән кайгы уртаклашу телеграммалары килә. Туганнарына, якыннарына сабырлык, ныклык телибез. Айрат Нәҗипович һәркемнең хәтерендә ачык йөзле, киң күңелле, хезмәт сөючән, булдыклы шәхес, җитәкче булып истә калыр», – диде  Марат Әхмәтов.

Хушлашу чарасында РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисенең беренче урынбасары  Валерий Плотников,  Милләт эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов,  Дәүләт Думасы депутаты Денис Кравченко, Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче Джамбулат Хотуов, Татарстанның Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм башка бик күпләр мәрхүм турында җылы сүзләр әйтте.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International