Казан Кремлендә "Казан Идел буе: халык мәдәнияте образлары" күргәзмәсе ачылды

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе, 17:58

Казан Кремлендә "Казан Идел буе: халык мәдәнияте образлары" күргәзмәсе репрезентациясе узды. Күргәзмәне ачуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты.

Яңартылган күргәзмәне ачып, Марат Әхмәтов гореф-гадәтләрне саклауга, шул исәптән киемнәргә дә, сак карарга кирәклеген ассызыклады. "Бу бик җентекле эш. Һәр бизәк, һәр чигүнең мәгънәсе бар, бу әйберләрнең тарихи кыйммәте бик югары. Без моңа бик сак карарга тиеш, чөнки һәр элемент шул чорның, шул торак урынының, шул милләтләрнең билгеле бер характерын, мәгънәсен, яшәү рәвешен чагылдыра. Шуның аша без күпмилләтле халкыбызны берләштерү буенча зур эш башкарабыз. Бу эшчәнлеккә сакчыл караш Татарстанга киләчәктә дә зур бердәм гаилә булырга ярдәм итәчәк", – диде Марат Әхмәтов.

Ул шулай ук күргәзмәнең нигезе булган этнографик эзләнүләрнең гамәли прагматика белән тулыланырга тиешлеген билгеләп үтте, тәкъдим ителгән костюмнарны  «бүген дә кулланырга мөмкин булсын».

"Әгәр без тарихи костюмнарны гамәли кулланып яңа проектлар ясый алсак, без күбрәк тирән тарихи мәгънәләрне саклый алыр идек. Бу архив, бу – тарих, бу – безнең үткәнебез, әмма үткәннәр, һичшиксез, бүгенге көнгә бәйләнеп китәргә тиеш", – дип басым ясады  Марат Әхмәтов.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, аннары ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин проект өстендә эшләгән белгечләр командасына рәхмәт белдерделәр,  аларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырдылар.

Күргәзмә яңа костюм комплекслары һәм аксессуарлар белән тулыландырылган. Аны теләгән һәркем карый ала, ә ул 2025 елның 19 гыйнварына кадәр бушлай күрсәтелә.

"Безгә хәзер элекке заманда крестьяннар ничектер төссезрәк киенгән кебек тоела, ләкин бу алай түгел. Крестьяннар төрлечә йөргәннәр, һәм шәһәр күлмәге акрынлап көнкүрешкә керә, рус, татар һәм башка халыкларның тышкы кыяфәтен үзгәртә", – дип белдерде күргәзмә буенча экскурсия вакытында тарихи-этнографик проектның фәнни җитәкчесе Елена Гущина.

Кызыклы фактлардан ул шулай ук билгеләп үткәнчә, күргәзмәнең һәм аның өстендә эшләгән күп санлы тарихчылар, этнографлар, дизайнерлар һәм осталарның аерым горурлыгы булган ир-атлар костюм комплекслары хәтта музей коллекцияләре өчен дә сирәк күренеш икән. Ә тагын, мәсәлән, туй тәкыясен элек «дрожалка» дип йөрткәннәр, дип хәбәр итте Елена Гущина, чөнки кәләш дулкынланудан калтырый, аның башындагы тәкыя дә дерелдәгән. XIX гасырның туфли моделен торгызу өчен 3D-принтер кулланганнар – аның ярдәмендә ул чор өчен хас форма үкчәсен коеп чыгарганнар.

Күргәзмәдә хәзер 44 костюм комплексы тәкъдим ителгән –бу XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысындагы рус, татар (шул исәптән керәшен), мари, мордва, чуваш, удмурт һәм башкорт киемнәре үрнәкләре. Беренче тапкыр кулдан ясалган Казан Идел буе халыклары костюмнары экспозициясе һәм аларга каталог төбәкнең авылларына экспедицияләр йомгаклары буенча узган ел Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы көненә тәкъдим ителде. Ул вакытта килүчеләр 29 кием үрнәген күрә алган. Хәзер алар тагын 15 традицион кием комплексы, шулай ук баш киемнәре, аяк киемнәре һәм бизәнү әйберләре белән тулыландырылган. Быелгы экспозициядә халык музыка кораллары һәм халыкларның көнкүреш әйберләре дә урын алган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International