Татарстанда чит ил кешеләре өчен патент бәясе 6768 сум тәшкил итәчәк

2024 елның 27 сентябре, җомга, 13:01

Татарстанда чит ил хезмәткәрләре өчен патент бәясе киләсе елда 6768 сум тәшкил итәчәк. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде. «2025 елга Татарстан Республикасында хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турында» республика законы проекты парламентарийлар тарафыннан беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, эшләнгән закон проекты федераль дәрәҗәдә билгеләнә торган патент өчен аванс түләүгә 2,35 күләмендә региональ коэффициент кертүне күздә тота. "Төбәк коэффициентын билгеләү физик затларның керемнәренә салымның 13% чагыштырмасына, чит ил хезмәткәрләренең 2025 елга фаразланган уртача айлык хезмәт хакыннан 52 мең сумнан артык күләмендә нигезләнгән, – дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова, – шулай ук коэффициент-дефляторны исәпкә алып, салым буенча теркәлгән аванс түләве күләмендә".

Төбәк коэффициенты күләме, министр билгеләп үткәнчә, патент бәясен билгели, ул Татарстанда 2025 елда 6768 сум тәшкил итәчәк. Кертелә торган коэффициент чит ил хезмәткәрләреннән салымнар керүне тәэмин итәчәк, юридик һәм физик затларга, шул исәптән шәхси эшмәкәрләргә, мигрантларны патентлар нигезендә хезмәт эшчәнлегенә легаль җәлеп итү мөмкинлеге бирү исәбенә хезмәт хакын  «күләгәдә» калдыруны кисәтүгә ярдәм итәчәк.

Эльмира Зарипова шулай ук чит ил гражданнары керемнәренә салым буенча алына торган түләүләрнең тулы күләмдә республика бюджетына күчерелүен билгеләп үтте. 2023 елда Татарстан Республикасы бюджетына теркәлгән аванс түләве рәвешендә чит ил гражданнары физик затлары керемнәренә кергән салым күләме 2,046 млн сум тәшкил иткән, 2024 елның 8 аенда - 1,7 млрд сум.

Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков карала торган закон проекты буенча Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының уңай карары турында белдерде һәм аны хупларга тәкъдим итте.

Закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде һәм имзалау өчен Татарстан Республикасы Рәисенә җибәрелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International