Мөлкәткә салым буенча кайбер киметелгән ставкаларның гамәлдә булуы саклана

2024 елның 27 сентябре, җомга, 13:02

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 2 һәм 1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. 

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, эшләнгән закон проекты республика законнарын Россия Федерациясе Салым кодексы нормаларына туры китерүгә юнәлдерелгән.

Аерым алганда, федераль законнарда оешмалар мөлкәтенә салым буенча салым базасы кадастр бәясеннән чыгып исәпләнелә торган һәм  кадастр бәясе 300 миллионнан артыграк булган күчемсез милек объектларына карата оешмалар мөлкәтенә салым 2,5 процент күләмендә билгеләнгән.

Татарстанда 2025 елга әлеге салым салу объектлары өчен халык саны 145 мең кешедән артык булган торак пунктлар территорияләрендә урнашкан, һәрберсенең кадастр бәясе 300 миллион сумнан артыграк, гомуми мәйданы 2000 квадрат метрдан зуррак булган сәүдә  үзәкләре (комплекслары) һәм алардагы урыннар өчен салым ставкасын 2 процент күләмендә саклап калу тәкъдим ителә.

Салым базасы кадастр бәясенә тәңгәл билгеләнә торган һәм һәрберсенең кадастр бәясе 300 миллион сумнан артыграк булган калган башка күчемсез мөлкәт объектларына карата 1,2 процент күләмендәге киметелгән салым ставкасын билгеләү тәкъдим ителә.

Гомуми файдаланудагы тимер юлларга һәм аларның аерылгысыз технологик өлеше булып торган корылмаларга карата хәзерге вакытта Россия Федерациясе Салым кодексының 380 статьясы нигезендә Россия Федерациясе субъекты законнары белән билгеләнә торган иң чик салым ставкасы куелган, ул 2020 - 2026 елларга 1,6 процент тәшкил итә. 259-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе Салым кодексының 380 статьясына югарыда телгән алынган объектларга карата 1,6 процент күләмендәге киметелгән иң чик салым ставкасы сроксыз билгеләнгән.

Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, дифференциацияләнгән салым ставкалары бушаган акчаларны бизнесны үстерүгә юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк.

2026 елдан салым базасы кадастр бәясеннән чыгып билгеләнгән һәм һәркайсының кадастр бәясе 300 миллион сумнан артып киткән күчемсез милек объектлары өчен ставка 2,5% тәшкил итәчәк.

Шул ук закон проекты белән гомуми файдаланудагы тимер юлларга һәм аларның аерылгысыз технологик өлеше булган корылмаларга карата 2020 елдан гамәлдә булган 1,6% күләмендә түбәнәйтелгән салым ставкасы саклана.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International