Күчемсез милекне сатудан кергән керем аның кадастр бәясеннән түбән була алмый

2024 елның 27 сентябре, җомга, 13:04

Бүген Дәүләт Советы утырышында күчемсез милек объектын сатудан салым түләүченең керемен билгеләү өчен кулланыла торган түбәнәйтү коэффициенты күләмен билгеләү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документны Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев тәкъдим итте.

Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, закон проекты «РФ Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә, РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм РФ закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» Федераль закон нигезендә эшләнгән.

 2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе субъектларына салым түләүченең күчемсез мөлкәт объектын сатудан керемнәре әлеге объектның кадастр бәясеннән кимрәк булган очракта, физик затлар керемнәренә салым салу максатларында салым түләүченең күчемсез мөлкәт объектын сатудан керем суммасын билгеләү өчен кулланыла торган киметүче коэффициентны 0,7 дән 1 кадәр арттыру хокукы бирелде.

Камил Нугаев аңлатканча, сату вакытында күчемсез милекнең кадастр бәясе сатучы тарафыннан күрәләтә киметелә торган очраклар була, мондый очраклар өчен 1% коэффициент билгеләргә тәкъдим ителә.   Тәкъдим ителгән закон проекты белән 2025 елның 1 гыйнварыннан физик затлар керемнәренә салым салу максатларында күчемсез мөлкәтне сатудан керем сатылган объектның кадастр бәясенә тигез булырга тиеш дип билгеләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International