2024 елга республика бюджетына үзгәрешләр кертелде

2024 елның 27 сентябре, җомга, 13:07

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республика бюджеты керемнәре тулаем алганда 54,6 млрд. сумга арта.

Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, закон проекты 2024 елда бюджетның керем өлешен 54,6 млрд сумга, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр буенча 50,2 млрд сумга арттыруны күздә тота. Үзгәрешләр агымдагы елның 8 аенда факттагы керемнәрне һәм ел йомгаклары буенча аерым керем чыганакларының көтелгән керемнәрен исәпкә алып кертелә.

Төп үзгәрешләр оешмалар табышына салым буенча керемнәрне 22,2 млрд сумга һәм  физик затлар кеременә салымны 15 млрд сумга арттыру хисабына кертергә тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы бюджетының чыгым өлешен 39,2 млрд сумга арттырырга тәкъдим ителә.

2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең гомуми күләме 484,5 млрд сум булыр дип фаразлана, чыгымнарның гомуми күләме – 485,9 млрд сум. Бюджет кытлыгы кимиячәк һәм 1,4 млрд сум тәшкил итәчәк.

Әлеге мәсьәлә буенча өстәмә доклад белән чыгыш ясаганда, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, икътисадтагы килеп туган вәзгыять бюджет керемнәрен арттыру белән фаразларга мөмкинлек бирә. Аның әйтүенчә, бу күрсәткечләргә ирешүгә оператив чаралар буларак кабул ителгән карарлар ярдәм иткән. "Бу чаралар Хөкүмәт белән парламентның икътисадта килеп туган чакыруларга җавап бирү өчен кабул иткән гамәлләрен чагылдыра. Бу шулай ук эре оешма һәм предприятиеләр, кече һәм урта бизнес һәм башка юнәлешләрнең эше нәтиҗәсе, – дип басым ясады профильле комитет башлыгы. – Комитет 2024 елга һәм план чорына бюджет турындагы законга үзгәрешләр кертүнең нигезле булуын һәм кирәклеген билгеләп үтә. Финанс елы ахырына кадәр бюджет тотрыклылыгын саклау, бюджет керемнәренең тиешле күләмен алу һәм бюджет акчаларын тоту буенча төгәл һәм дөрес карарлар кабул итү төп бурыч булып кала».

Парламентның профильле комитеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, өстәмә керемнәр 54 млрд сум күләмендә ремонт һәм юл төзелешенә, БРИКС илләре саммиты кысаларындагы чараларны башкаруга, дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата бүләкләүгә, хәрбиләргә махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүгә һ. б. юнәлдереләчәк.

Гомумән алганда, Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, 2024 ел бюджеты үзенең социаль юнәлешле булып кала.

2024 елга һәм 2025-2026 елларның планлы чорына бюджет турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты буенча фикер алышуда депутатлар Илшат Әминов, Фадбир Сафин, Альберт Хәбибуллин катнашты. Депутат Александр Комиссаров илкүләм проектларны финанслау барышы белән кызыксынды. Финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, илкүләм проектларны үтәү һәм финанслау график буенча барлык юнәлешләр буенча бара, бүлеп бирелгән акчалар үз вакытында үзләштереләчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International