Җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертелде

2024 елның 27 сентябре, җомга, 13:17

Бүген Дәүләт Советы утырышында берьюлы өч укылышта кабул ителгән җирле үзидарә турындагы республика законына һәм муниципаль граждан хезмәте турындагы кодекска үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты республика законнарында җирле үзидарә турындагы Федераль законнарга кертелгән үзгәрешләрне гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

Федераль закон чыгаручы тарафыннан муниципаль берәмлек уставында РФ субъекты законы нигезендә муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органының җирле администрация формалаштыруда, шул исәптән җирле администрация башлыгы урынбасарларын, җирле администрациянең тармак яки территориаль органнары җитәкчеләрен вазыйфага билгеләп куюны раслауда яки килештерүдә катнашу хокукы беркетелү мөмкинлеге, шулай ук мондый катнашу рәвешләрен һәм тәртибен беркетү мөмкинлеге билгеләнгән.

Әзерләнгән закон проектында вәкиллекле органның мондый хокукын муниципаль берәмлек уставы белән билгеләү мөмкинлеге каралган.

Закон проекты депутатлар тарафыннан беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International