Алабугада яңа микрорайон төзеләчәк

2024 елның 27 сентябре, җомга, 13:31

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының«Алабуга шәһәре» һәм «Бехтерево авылҗирлеге» муниципаль берәмлекләре чикләрен үзгәртүне күздә тоткан закон проекты беренчеһәм өченче укылышта кабул ителде.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, чикләрне үзгәртү турындагызакон проекты Алабуга шәһәрендә “Үзәк парк” микрорайоны төзү максатында әзерләнгән. Закон проектында «Бехтерево авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге территориясенең бер өлешен «Алабуга шәһәре»муниципаль берәмлеге составына тапшыру күздә тотыла.“Үзәк парк” микрорайонында уңайлы торак комплексы, заманча медицина үзәге, офислар, ял итү урыннары булачак, -дип ассызыклады Рөстәм Нуриев.   

Канун проекты буенча җәмәгать тыңлауларыуздырылды, фикер алышу нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр чикләрне үзгәртү тәкъдимен хуплады, - дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев, - закон проектын кабул итү Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә чыгымнар сорамаячак".

Әлеге мәсьәлә буенча комитет карары белән Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин таныштырды. Аның әйтүенчә, закон проекты Комитет тарафыннан хупланды, юридик хезмәтләрдән уңай бәя бирелә, документ лингвистлар экспертизасын узган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International