Мәгълүмати системалар һәм мәгълүматлаштыру турында республика законына үзгәрешләр кертелде

2024 елның 27 сентябре, җомга, 14:16

Бүген Дәүләт Советы утырышында мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем  кабул ителде. Республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән закон проекты киберкуркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.    

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев билгеләп үткәнчә, Федераль кануннарда башкарма хакимиятнең федераль органнары тарафыннан дәүләт мәгълүмат системаларындагы гына түгел, дәүләт органнарының, дәүләт унитар предприятиеләренең, дәүләт учреждениеләренең башка мәгълүмат системаларындагы мәгълүматны яклау турында таләпләр куела.

Шулай ук дәүләт мәгълүмат системаларыннан «Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны яклау турында» 2006 елның 27 июлендәге 149-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясында билгеләнгән мәгълүматны яклау турындагы таләпләргә туры килми торган башка мәгълүмат системаларына мәгълүмат тапшыруны тыю кертелә.

Әзерләнгән республика законы белән «Мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру турында» Татарстан Республикасы Законының 10 һәм 15 статьяларына дәүләт мәгълүмат системаларыннан файдалану тәртибен һәм мәгълүматны яклауны тәэмин итү тәртибен регламентлаштыручы корреспондент үзгәрешләр кертелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International