Башланган төзелешне төгәлләү максатларында: Казан һәм Чаллы өчен шәһәр төзелеше вәкаләтләрен яңадан бүлү кичектерелде

2024 елның 27 сентябре, җомга, 14:53

Бүген Дәүләт Советы утырышында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә республика дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары арасында вәкаләтләрне яңадан бүлүне кичектерүне күздә тоткан закон проекты кабул ителде. Канун Татарстанның иң эре ике шәһәре – Казан һәм Яр Чаллыга кагыла. Шул ук вакытта шәһәр төзелеше вәкаләтләрен тапшыру Казан өчен – 2 елга, Яр Чаллы өчен 1 елга кичектерелде.

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге вәкаләтләрне яңадан бүлү турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында» закон проектын Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров тәкъдим итте.

Профильле комитет рәисе искәрткәнчә, 2024 елның 1 гыйнварыннан шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге вәкаләтләр җирлекләрнең, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында яңадан бүленде. Шәһәр округлары өчен әлеге Законның үз көченә керү срогы кичектерелде, ул 2025 елның 1 гыйнварыннан башлана.

"Беренче яртыеллык йомгаклары буенча комитет җирле үзидарә органнары һәм Төзелеш министрлыгы белән берлектә яңадан бүленгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга мониторинг үткәрде, – диде Андрей Егоров. – Анализ нәтиҗәсендә закон проекты әзерләнде, анда Чаллы шәһәре өчен шәһәр төзелеше вәкаләтләрен яңадан бүлүне 1 елга һәм Казан шәһәре өчен 2 елга кичектерергә тәкъдим ителә".

Парламентарий аңлатканча, хәзерге вакытта шәһәр округлары тарафыннан карала торган шәһәр төзелеше һәм рөхсәт документларының гомуми саны чагыштырмача бертирә диягә була, ә кайбер позицияләр буенча хәтта бөтен республика буенча мондый документларның гомуми саныннан да артып китә. Моннан тыш, Татарстанда торак төзелеше күләменең яртысы ике шәһәр округына туры килә (Казан – 40%, Чаллы – 10%).

"Закон проекты тарафыннан тәкъдим ителә торган вәкаләтләрне яңадан бүлүне кичектерү Казан һәм Чаллы өчен торак төзелеше буенча башланган проектларны, транспорт һәм коммуналь инфраструктураның иң эре объектларын планлы төгәлләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк",  –  дип йомгаклады сүзен Андрей Егоров.

Дәүләт Советы закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International