Фәрит Мөхәммәтшин: "Яшьләр парламенты аның әгъзалары өчен чын сәяси мәктәпкә әйләнде»

2024 елның 28 сентябре, шимбә, 14:08

Бүген Татарстан Дәүләт Советы каршындагы икенче чакырылыш Яшьләр парламентының беренче утырышы узды. Көн тәртибенә 25 мәсьәлә чыгарылган иде, алар нигездә оештыру эшләренә кагыла. Яшьләр парламентының рәисе, аның урынбасарлары сайланды, комиссияләр оештырылды һәм аларның җитәкчеләрен расладылар. Моннан тыш, утырышта беренче чакырылыш Яшьләр парламенты эшенә йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика хөкүмәте исеменнән яңа сайланган егет-кызларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Фәрит Мөхәммәтшин беренче чакырылыш Яшьләр парламенты әгъзаларына нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, икенче чакырылыш вәкилләрен сайланулары белән котлады, аларга актив эшчәнлек теләде. «Яшьләр парламенты чын сәяси мәктәпкә әйләнде, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, – Яшьләр парламентында эшләү-ул, беренче чиратта, зур тәҗрибә. Монда сез күп нәрсәгә өйрәнәсез: аудитория алдында чыгыш ясарга, үз тәкъдимнәрегезнең дөреслеген исбатларга һәм, гомумән, үсеп килүче буынга үрнәк булып торасыз”-диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бүгенТатарстанда яшьләрнең тормышта үз урыннарын табуы, уңышлы уку һәм эшләү, нык гаилә кору һәм балалар тәрбияләү өчен барлык шартлар да бар. «Безнең республика күп еллар дәвамында яшьләр өчен мөмкинлекләрне үстерү дәрәҗәсе буенча ил төбәкләре арасында иң алдынгы төбәк, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - яшьләр өчен безнең республикада барлык ишекләр дә ачык», - дип өстәде.

Икенче чакырылыш Яшьләр парламенты әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, Фәрит Мөхәммәтшин аларны үз эшчәнлекләренә җаваплы карарга, югары статуска туры килергә, «нәтиҗәле» эшләргә өндәде. «Яшьләр мохите, башкалардан аермалы буларак, даими эшчәнлек таләп итә, активлар белән дә актив булмаган яшүсмерләр белән дә эшләргә кирәк», - дип ассызыклады республика парламенты җитәкчесе. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Дәүләт Советының һәм Яшьләр парламентының уртак бурычлары күп, һәм аларны тыгыз элемтәдә хәл итәргә кирәк". 

Дәүләт Советы рәисе Нина Шимина җитәкчелегендәге беренче чакырылыш Яшьләрпар ламенты эшен югары бәяләде, алар Россия Федерациясе Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе белән тыгыз хезмәттәшлек итүен аерым билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин беренче чакырылыш Яшьләр парламенты активистларына Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хатларын тапшырды.

Икенче чакырылыш Яшьләр парламенты әгъзаларына ТР Яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков мөрәҗәгать итте. Ул Яшьләр парламентының һәр вәкилен актив һәм җаваплы булырга өндәде. «Яшьләр парламенты - ул утырышлар гына түгел, барыннан да элек урыннарда эшләү, - дип ассызыклады Ринат Садыйков, - сезнең һәркайсыгыз теге яки бу яшьләр хәрәкәтен, республиканың муниципаль районын тәкъдим итә. Сез яшьтәшләрегезнең күрсәтелгән ышанычын акларга тиешсез",-диде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы беренче чакырылыш Яшьләр парламенты эшчәнлегенә Нина Шимина нәтиҗә ясады. Аның әйтүенчә, биш ел эчендә беренчечакырылыш Яшьләр парламенты тарафыннан17 утырыш уздырылган, йөздән артык мәсьәләкаралган, шул исәптән закон чыгару һәмиҗтимагый инициативалар, шулай ук белем бирү проектлары. Гражданнарның 2 меңләпмөрәҗәгате каралган, 400дән артык парламент дәресе үткәрелгән, гражданлык-хокукмәсьәләләре буенча 300гә якын бушлай юридикконсультация уздырылган. 

«Беренче чакырылыш Яшьләр парламенты әгъзалары эшенең төп принциплары ачык булу, ярдәм итү, агарту, хәйриячелек, яңа кадрлар әзерләү һәм үстерү булды, - дип билгеләп үттеНина Шимина. - карьера үсеше турында сөйләгәндә, яшьләр парламенты аның вәкилләре өчен социаль лифтка әйләнде, без егетләрне җитәкче вазифаларга тәкъдим иттек, алар арасында министр урынбасарлары, район аппаратлары җитәкчеләре, бүлек башлыклары, төрле дәрәҗәдәге депутатлар бар».

Икенче чакырылыш Яшьләр парламентына сайлаулар җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау белән бер үк вакытта диярлек узды. Яшьләр парламентына 100 урынга 630 гариза килгән, анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 185 кандидат катнашкан. Бүген утырышта икенче чакырылыш Яшьләр парламенты рәисе сайланды. Ул «Ярдәм янәшә» волонтерлык һәм иҗтимагый оешмалары беләнхезмәттәшлек буенча координатор Дамир Нургалиев. Ачык тавыш бирү барышында аның кандидатурасын 69 кеше хуплады. Яшьләр парламенты рәисе вазифасына барлыгы 7 кандидат тәкъдим ителгән иде. 

 Икенче чакырылыш Яшьләр парламентының беренче утырышы эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International