Россия белән яңадан кушылу көнендә Донбасска чираттагы гуманитар йөк китерелде

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе, 22:45

Бүген Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе химаясендә формалаштырылган 120 тонна гуманитар ярдәм бушатылды. Бу сәфәрдә колоннаны Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, муниципаль районнар башлыклары озатып йөри.

Исегезгә төшерәбез, Татарстаннан ЛХРга алты йөк машинасыннан торган колонна 27 сентябрьдә киткән иде. Йөкне формалаштыруда республиканың алты районы катнашты. Сарман районы 20 тонна эчәр су, Мамадыш районы 15 тонна бәрәңге, шулай ук өч тонна яшелчә һәм ике тонна эчәр су  әзерләгән. Спас районы 14 тонна агач материалы, җылыткыч һәм электр товарлары җибәргән. Шулай ук агач материалларын Кайбыч районы да төягән. Минзәләлеләр 18 тонна бәрәңге, 2 тонна яшелчә һәм 8 тонна шешәле су әзерләгәннәр. Бәрәңгене тагын бер район – Балтач районы җыйган, моннан тыш, район «Нива» автомобиле һәм йөк машинасы өчен тәгәрмәчләр җибәргән.

Татарстан халыклары Ассамблеясе 2 млн сумлык өс киеме сатып алган. Йөкне формалаштыруга һәм җибәрүгә шулай ук ТР Ресоциальләштерү фонды җитәкчесе Данияр Максудов, «Дивар» компаниясе башлыгы Гайнан Габделгазизов һәм Казан шәһәренең «Шотокан» карате федерациясе башлыгы Алексей Кокурин үз өлешләрен керткәннәр.

Йөк яңа төбәкләр белән эшләүче  ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллиннан ай саен килә торган ихтыяҗлар исемлеге буенча формалаштырылган.

Бүгенге гуманитар ярдәмне  тапшыру Донецк һәм Луганск республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия белән кушылу көнен бәйрәм итү белән туры килде.

Бу "Бердәм Россия” эгидасы астында җыелган гуманитар колоннаның 26 нчы тапкыр җибәрелүе.  Бу чорда партиянең Татарстан региональ бүлекчәсе яңа төбәкләргә 2,5 мең тоннадан артык ярдәм чаралары җибәргән. 168 йөк машинасы озатылган.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International