Фәрит Мөхәммәтшин: "Ветераннар – республикабызның алтын фонды"

2024 елның 1 октябре, сишәмбе, 14:01

Бүген, Халыкара өлкәннәр көнендә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашты. Тантаналы чара Казан Ратушасында узды. 

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән, республика файдасына күп көч түккән ветераннарны бәйрәм белән котлады, аларның фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, барысына да нык сәламәтлек, күңел җылысы, тынычлык һәм иминлек теләде.

"Сез туган Татарстаныбыз өчен күп эшләр башкардыгыз, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, ветераннарга мөрәҗәгать итеп, – үз хезмәтегез белән сез язмышны хәл итә торган казанышларга нигез салдыгыз, без бүген дә аларның нәтиҗәләре белән горурланабыз. Сезнең эшкә тугрылыгыгыз һәм туган җиребезне чиксез яратуыгыз республикага заманча үсеш дәрәҗәсенә ирешергә, күп юнәлешләр буенча алдынгы урыннарны алырга мөмкинлек бирде”.

Парламент җитәкчесе ассызыклаганча, Татарстан бүген Россия Федерациясенең терәк регионы, илнең алдынгы сәнәгать һәм алга киткән авыл хуҗалыгы регионнарының берсе, анда татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән социаль программалар һәм проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла, дөньякүләм дәрәҗәдәге зур чаралар үткәрелә, быелның октябрендә БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты булачак.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, лаеклы ялда булуларына карамастан, күп кенә ветераннар иҗтимагый палаталар һәм советлар составына кереп, үзләренең бай һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклашуларын дәвам итәләр.  “Сез – безнең ышанычлы активыбыз, республиканың алтын фонды, – дип басым ясады парламент җитәкчесе, – Сез яшь буынны тәрбияләүдә ышанычлы союздашлар булып торасыз".

Ветераннарны бәйрәм белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев котлады. «Эш сөючән күпмилләтле халкыбызның бердәм хезмәте нәтиҗәсендә Татарстан – Россиянең әйдәп баручы субъектларының берсе, – диде Минтимер Шәймиев.  – Республика казанышларында сезнең һәркайсыгызның өлеше булуына мин бик шат. Үз киңәшләребез һәм тәҗрибәбез белән киләчәктә дә, мөмкин булганча, туган Татарстаныбызга ярдәм итәрбез дип өметләнәм. Без моны булдырабыз!»

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин республиканың күренекле ветераннарына дәүләт бүләкләре тапшырды. «Дуслык» ордены белән Хәбир Иштирәков бүләкләнде.  «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медальләренә Галина Лоцманова һәм Рәмзия Сәгыйева лаек булдылар.

Дәүләт хезмәте ветераннарын кабул итү тантанасында ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Рәисе администрациясе, иҗтимагый ветераннар оешмалары вәкилләре катнашты.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International