Фәрит Мөхәммәтшин:"Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тәкъдимнәр теге яки бу дәрәҗәдә федераль һәм төбәк законнарында чагылыш табачак"

2020 елның 11 феврале, сишәмбе, 14:26

Бүген Мәскәүдә Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды. 13  февральдә  Россия Президенты эш төркеме әгъзалары белән очрашырга ниятли. Ә инде җомга көнне Дәүләт Думасында Конституция законы икенче укылышта каралырга тиеш.Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, эш төркеме әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында әйтелгән тәкъдимнәре буенча фикер алышуларның барышын, шулай ук фикерләшкәндә килеп туган өстәмә төзәтмәләрне аңлатып үтте.

«Бүген эш конструктив барды, авторлар үз төзәтмәләрен яклады. Фикер алышына торган мәсьәләләр даирәсе шактый киңәйде, һәм бу очраклы түгел. Минем фикеремчә, Президентка актуаль мәсьәләләр буенча җәмәгатьчелек фикерен белү, «авырткан нокталар»ны, Россия Федерациясенең төрле почмакларында яшәүче гражданнар мөрәҗәгать иткән проблемаларны анализлау мөһим», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика парламенты башлыгы сүзләренә караганда, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы зур аналитик эшкә нигез салачак. Илнең төп законына кертелмәгән барлык тәкъдимнәр дә, хәтта теге яки бу дәрәҗәдә федераль һәм төбәк законнарында чагылыш табачак.

Фәрит Мөхәммәтшин, беренче чиратта, хакимият вәкаләтләре балансын төзүгә, җирле үзидарәнең ролен күтәрүгә, РФ Конституциясенең халыкара документлардан өстенлеген тәэмин итүгә һәм социаль гарантияләрне ныгытуга юнәлдерелгән «президент төзәтмәләре» турында фикер алышуга һәм формалаштыруга зур көч куярга кирәк, дип саный.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International