Депутатларның үз сайлау округларында эшчәнлеге

2024 елның 4 октябре, җомга, 17:40

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, өлкәннәр көненә һәм укытучылар көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты.

4 октябрьдә Дәүләт Советы Сәркатибе Лилия Маврина Сәйдәш мәдәни үзәгендә үткән Казан шәһәренең Совет районы ветераннарын тәбрикләү тантанасында катнашты. Сәхнәдә мәдәният үзәге иҗат коллективлары чыгыш ясады. Лилия Маврина район ветераннарына рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, өлкән буынны бәйрәм белән котлады һәм ныклы сәламәтлек, озын бәхетле гомер теләде.

3 октябрьдә икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов эш сәфәре белән Баулы районында булды, анда район башлыгы Ильяс Гозәиров белән Кырым-Сарай авылындагы Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Баулы районда гомер итүче иң өлкән кешеләрдән 104 яшьлек Кәбирә Мәрданова һәм 101 яшьлек Фәхриҗамал Шәрәпова өенә барып хәл белеште.

Шул ук көнне Рәгать Хөсәенов районның терлек азыгы үзәгендә һәм яңа терлекчелек комплексында булды.

3 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин Яр Чаллы шәһәрендә капиталь ремонттан соң Яшьлек проспектын ачу тантанасында катнашты. Бу автоградның хәрәкәт күп булган  магистральләренең берсе. Ремонт «имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты ярдәмендә башкарылган.

3 октябрьдә торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Буа районы мөгаллимнәрен һәм мәгариф өлкәсе ветераннарын котлады. Чарада педагогик хезмәткәрләрне бүләкләделәр.

2 октябрьдә Ринат Гайзатуллин Буа районында өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты. Депутат район башлыгы Ранис Камартдинов белән Буа шәһәрендәге картлар йортында булды. Кунаклар ветераннарны бәйрәм белән котлады, бүләккә яңа караватлар сатып алуга сертификат тапшырдылар.

1 октябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Бөгелмә районында гражданнарны кабул итте. Юрий Камалтынов бөгелмәлеләрнең барлык мөрәҗәгатьләрен һәм үтенечләрен тыңлады, сорауларга җавап бирде.  Барлык мәсьәләләрне хәл итүне депутат шәхси контрольгә алды.

1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көнендә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казан шәһәренең Совет районында яшәүче Мария Ткаченконың хәлен белеште. 24 августта Мария Ивановна 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Мария Ткаченко Казанда туып үсә, 126 нчы мәктәпне тәмамлаган. Бөек Ватан сугышы вакытында башта балалар бакчасында, аннары балалар хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. 26 елдан артык Казан тимер юл хастаханәсенең кардиология бүлегенең интенсив терапия палатасында шәфкать туташы булып хезмәт иткән. Хәзер актив тормыш рәвеше алып бара, физик күнегүләр ясый, кроссвордлар чишәргә ярата. Мария Ивановнаның гаиләсе зур, оныклары Һәм оныкчыклары бар.

1 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Яр Чаллы һәм Кама аръягы волонтерлары җыйган гуманитар ярдәмне СВО зонасына алып барып җиткерүне оештырды. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме волонтерлары Татарстан хәрбиләренә өч автомобиль, запас частьләр, җиһазлар, медикаментлар, азык-төлек,  посылкалар тапшырды.

1 октябрьдә социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казанның «Мирный» мәдәният йортында өлкәннәр өчен оештырылган бәйрәм чарасында катнашты. Халыкара өлкәннәр көнендә микрорайон ветераннары өчен табиблар белән очрашу оештырылды, белгечләр инфаркт һәм инсультны профилактикалау турында лекция укыдылар.

Ольга Воронова әйтүенчә, өлкән буын кешеләре төрле проектларда катнашып ярдәм итә.  "Алар махсус операциядә катнашучыларга ярдәм тупларга булыша. Өлкәннәрнең проблемаларына игътибар итү, аларга лаеклы тормыш тәэмин итә торган шартлар булдыру – безнең уртак бурычыбыз», - дип ассызыклады Ольга Воронова.

30 сентябрьдә, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россиягә кушылу көнендә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Казанның 31нче мәктәбе укучылары өчен батырлык дәресе үткәрде. «2022 елның 30 сентябрендә хәлиткеч, чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булды: Россия Федерациясе составына Донецк Халык Республикасын, Луганск Халык Республикасын, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен кабул итү һәм Россия Федерациясенең яңа субъектларын төзү турында шартнамәләр имзаланды,» - дип фикерләре белән уртаклашты Рәсим Баксиков.

30 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Менделеев районына эш сәфәре кысаларында 2025 елга газета журналларга язылу кампаниясенә кушылып, Менделеевскта яшәүче өлкән буын кешеләре һәм махсус операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларын «Менделеевские новости» газетасына яздырды.  

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International