Автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертелә

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе, 12:35

Бүген Дәүләт Советы утырышында автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы, шулай ук юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров билгеләп үткәнчә, закон проекты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларында урнашкан парковкалардан (парковка урыннарыннан) түләүле нигездә файдаланган өчен түләүне исәпләү методикасын һәм максималь күләмен билгеләү вәкаләтен бирә. Бер үк вакытта әлеге вәкаләт җирле үзидарә органнары вәкаләтләреннән төшереп калдырыла.

Юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика канунына кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә республика башкарма хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге вәкаләтләре төгәлләштерелә һәм киңәйтелә.

Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына юл хәрәкәтен оештыруның нәтиҗәлелеген тәэмин итү чараларын гамәлгә ашырганда электромобильләрдән һәм гибрид автомобильләрдән файдалану өчен шартлар тудыру бурычы йөкләнә.

Закон проекты имзалау өчен Татарстан Республикасы Рәисенә җибәрелде. Документта кертелә торган үзгәрешләрнең 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керүе билгеләнгән.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International