Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе, 13:00

2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Фонд директоры Алсу Мифтахова билгеләп үткәнчә, 2025 елда керемнәр 85,9 млрд сум тәшкил итәчәк, 2024 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 7,9% ка үсеш каралган. Чыгымнар фонд керемнәре күләме дәрәҗәсендә планлаштырылган, шул рәвешле, 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына фонд бюджеты балансланган һәм дефицитсыз булыр дип планлаштырыла.

"Фонд бюджеты керемнәренең төп өлешен Татарстан Республикасы территориясендә медицина иминиятен оештыруны финанс белән тәэмин итүгә Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан субвенцияләр тәшкил итә, – дип билгеләп үтте Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев. – Әлеге керемнәр 2025 елда ММИ территориаль программасын финанс белән тәэмин итү нормативы үсеше  һәм республиканың иминләштерелгән халкы саны арту исәбенә 7,9% ка арта, ул 2025 елда  кеше башына 19 175,3 сум тәшкил итәчәк ».

ММИ Фонды бюджеты чыгымнары структурасында иң зур чыгымнарны «Сәламәтлек саклау» бүлеге буенча чыгымнар тәшкил итә - бу 99,4 %.

«Закон проектына Дәүләт Советы Хокук идарәсе, Прокуратура, Хисап һәм Иҗтимагый палаталарның бәяләмәләре бар, – дип йомгаклады сүзен Камил Ногаев, – Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты закон проектын карады һәм аны беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итә».

Профильле комитет тәкъдиме буенча, Дәүләт Советы тәкъдим ителгән закон проектын беренче укылышта кабул итте.

2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проектына төзәтмәләр 1 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документ икенче укылышта каралачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International