Федерация субъектлары гражданнарны дәвалау чыгымнарын үзара килешеп каплаячаклар

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе, 13:00

Бүген Дәүләт Советы утырышында үз территориясендә башка республика кешесенә фактта медицина ярдәме күрсәтелгән Россия Федерациясе субъектына аерым авырулар вакытында медицина ярдәме күрсәтүгә бәйле чыгымнарны каплауны күздә тоткан закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Шул ук вакытта федерация субъектлары арасында чыгымнарны каплау мәсьәләсен ике яклап җайга салу турында регионара килешүләр төзелергә тиеш.

Гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законының 25 статьясына үзгәреш кертү турындагы закон проектын Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова тәкъдим итте. Ул, аерым алганда, Гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы нигезендә Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан мәҗбүри медицина иминиятенең база программасына кертелмәгән авырулар вакытында гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүгә һәм паллиатив медицина ярдәменә бәйле үзара чыгымнарны каплау гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.

«Чыгымнарны каплау РФ субъектлары тарафыннан төзелә торган һәм чыгымнарны каплау мәсьәләсен ике яклап җайга салуны күздә тоткан төбәкара килешү нигезендә гамәлгә ашырыла», – дип искәртте профильле комитет җитәкчесе һәм «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 25 статьясына мондый килешүне төзү тәртибен кабинет билгели торган норма өстәргә тәкъдим итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International