Татарстаннан Лисичанскига чираттагы гуманитар йөк барып җитте

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе, 14:11

Татарстаннан Лисичанскига чираттагы гуманитар йөк барып иреште.  Бу юлы, һәрбиләргә ярдәм итүдән тыш, балалы яшь гаиләләр өчен кирәк-яраклар: сабыйлар ризыгы, подгузниклар, кием-салым, уенчыклар, шулай ук кулъяулыклар җыелган. Донбасска гуманитар ярдәмне Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев озата барды.

Гуманитар йөк Лисичанскидагы балалар бакчаларына бүлеп бирелә,  бер өлеше аеруча мохтаҗ гаиләләр өчен шәһәр администрациясенә тапшырылачак.

Эдуард Шәрәфиев билгеләп үткәнчә, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә ярдәм даими нигездә күрсәтелә. Аны формалаштырганда җирле халык,  хакимиятнең мөрәҗәгатьләрен исәпкә алына. Гуманитар ярдәм ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин күзәтчелеге белән мохтаҗ гражданнарга һәм тиешле оешмаларга бүленә.

 Гуманитар йөк җыюда эшмәкәрләр, волонтерлар, шулай ук республиканың битараф булмаган халкы катнашкан.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International