Марат Әхмәтов Мамадыш районы Советы утырышында катнашты

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе, 16:26

Мамадыш районы Башкарма комитетының яңа җитәкчесе итеп Рәшит Гарипов билгеләнде. Бу карар бүген Мамадыш районы Советының 35нче утырышында кабул ителде. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына Рәшит Гарипов кандидатурасын тәкъдим иткәндә, Марат Әхмәтов аның җитәкче булып  эшләп зур тәҗрибә туплавын билгеләп үтте. «16 ел дәвамында Рәшит Гарипов Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе булып хезмәт куйды һәм һичшиксез, шәһәр, район тормышын эчтән белә, аны чын-чынлап лаеклы кандидат дип саныйм, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. - Яңа вазыйфа бик җаваплы, хокукый, юридик һәм финанслар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булачак. Моннан тыш, район үсеше өчен мөһим булган республика программаларында катнашу буенча  актив эш алып барырга кирәк».

Үз чиратында, Рәшит Гарипов Мамадыш шәһәре командасына, иҗтимагый оешмаларга, территориаль иҗтимагый үзәкләргә, барлык мамадышлыларга нәтиҗәле уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «16 ел эчендә халыкның актив позициясе нәтиҗәсендә күп нәрсә эшләнде", - дип ассызыклады ул.

Рәшит Гарипов Мамадыш районының Урта Шандер авылында туа. 1995 елда Кама политехника институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген җылылык челтәрләре предприятиесендә котельныйлар буенча мастер булып башлый, аннары шул ук предприятиедә баш инженер булып эшли. «Мамадыш водоканалы" оешмасында да шундый ук вазыйфада була.  2007 елда «Мамадыш районы һәм Мамадыш шәһәре идарәче компаниясе» муниципаль унитар оешмасын җитәкли. Аннары шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайлана.

Бүген үк Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Раил Дульмиев сайлануы билгеле булды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International